Accessibility links

Иделгә 100 тонна нефть аккан


Самар өлкәсендә дүшәмбегә каршы төндә комга утырган нефть танкерыннан Идел елгасына бер йөзләп тонна нефть аккан.

Нефть табының озынлыгы 20 чакрымга якынлаша. Табигатькә бик зур зыян килгән.

Бу танкер Сарытау портына карый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, каза нәтиҗәләрен төзәтү тырышлыклары арттырыла бара.

Каза сәбәпләрен һәм мөмкин булган гаеплеләрне ачыклау эшләре дә бара.
XS
SM
MD
LG