Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль торак: хуҗа - эткә, эт - койрыкка


Татарстанда социаль ипотека нигезендә фатир отучылар, инде ярты ел тирәсе үз йортларына кереп урнаша алмый. Дәүләт торак фондының финанс проблемалары арта.

Казанның Глушко урамындагы ике йорт инде декабрьдә үк төзелеп бетсә дә, анда яшәргә тиешле гаиләләргә фатир ачкычлары әле дә бирелми. Алар инде төрле даирәләргә мөрәҗәгать итсә дә, әлегә нәтиҗә юк. Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин сүзләренчә, моның ике сәбәбе бар.

“Беренчесе - йортта төзүче белән фонд арасындагы финанс мәсьәләләрендә бәхәсләр туды. Икенчедән - эшне башкаручылар җылытылмаган панельлар куйган. Суыклар башлану белән диварлар күгәрә һәм гөмбәләр чыга башлаячак. Менә хәзер җитешсезлекләрне бетерү бурычы куелган. Шул эшләр төгәлләнүгә алар үз фатирларына керә алачак”, ди Шәрифуллин.

Аның сүзләренчә, аларга 1 ай эчендә мәсьәләне хәл итү эше йөкләнгән.

Мидхәт Шәрифуллин
“Июль аенда ясап бетерсәләр, йортны дәүләт тикшерү оешмасы кабул итсә, аларга ачкычларын бирә башлыйбыз”, дип өстәде ул.

Акча кирәк

Элек үзләренең 1% керемен дәүләт торык фондына күчереп баручы кайбер ширкәтләр икътисади кризиска сылтап, акча бирүдән баш тарта. Шул сәбәпле, торак фонды хакимияткә кредит бирүне сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. “Бизнес-онлайн” язуынча, “Ак барс” банкы торак фондында 540 миллион сум күчергән.

Торак фондының берничә ай элек керткән яңа тәртибе дә, күрәсең, финанс проблемалар белән бәйле. Хәзер фатирга чиратта торучы һәр гаилә ай саен минималь хезмәт хакының 50% түләп барырга тиеш. Шәрифуллин бу акчаларны кертмәүчеләр чираттан төшерелеп калдырачак, ди

“1 июльгә кадәр бу акчаны кертмәүчеләр берьяклы рәвештә фонд тарафыннан программадан чыгарылачак. Бу мәсьәләне муниципаль район башлыклары хәл итә. Ә түләп баручылар чират нәүбәтендә 3 ел узганнан соң, фатирлы булачаклар. Алдагы кертемнәре күбрәк булса, алар 3 елдан алдарак та бәйгедә җиңеп фатир алырга мөмкиннәр”, ди Шәрифуллин.

Кайбер белгечләр, акча түләмәүне сәбәп итеп, торак фонды чиратта торучыларны киметмәкче дип саный. Чөнки бүгенге көндә республикада 20 меңнән артык кеше социаль торакка өмет итә. Ә төзелешләр соңгы вакытта мактанырлык түгел. Мисал өчен быел барлыгы 800 мең квадрат метр торак тыпшырырга вәгъдә ителсә, инде елның яртысы узуга карамастан аның әле 208 меңе генә әзер.

Йортларның кайберләрендә, акча булмау сәбәпле, эшләр туктатылган. Алдан салган акчаларын кире алырга теләп, фонд белән килешүне өзүчеләр дә бар. Әмма алар акчаларын тиз генә ала алмауга зарлана.

“Андый проблемалар юк, акчалар өлешләп-өлешләп бер айда кайтарыла”, дип ышандыра Мидхәт Шәрифуллин.
XS
SM
MD
LG