Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгыштагы Сабантуй бәйрәмнәре


Амурдагы Комсомольски cабан туенда 10 мең кеше катнашса, Хабаровскидагы бәйрәмгә 5 мең кеше килгән.

Сабантуйларның харитәсе елдан-ел киңәя. Быел Сабантуй булган төбәкләрнең саны 160-ка якын. 19 апрельдә Волжскийда, 26 апрельдә Аделаида (Австралиядә) башланып киткән Сабантуй бәйрәмнәре июнь айларында Нью-Йорк, Сан-Франциско(АКШ), Монреаль (Канада)да, Берлин (Германия), Димәшек (Сүрия)дә үтсә, Үзбәкстан, Төркмәнстан якларында август айларында үткәрергә җыеналар.

Русиянең Ерак Көнчыгышындагы Амурдагы Комсомольскида Сабантуй бәйрәме 4 июльдә, Хабаровскида 5 июльдә үтте. Татарстан делегациясеннән Сабантуйда катнашкан вәкил Рәисә Гарипова әйтүенчә, анда кунакларны, артистларны алып барыр өчен генә дә бик зур сумнар кирәк. Сабантуй бәйрәменә татарстаннар милли бүләкләр, күчтәнәчләр алып барган.


Амурдагы Комсомольскида үткән Сабантуй бәйрәме турында, анда яшәүче Анастасия Руднева, татар җәмгыятенең оештыручысы Рөстәм Абдуллиның тырышлыгы аркасында, быелгы Сабантуй иң яхшысы булды, дип белдерде.

Бу бәйрәмне татарлар гына түгел башка халыклар да үз бәйрәме итеп саный икән.

“Сабантуй дүртенче тапкыр булды. Шәһәрнең иң матур урынында, “Парус” дип аталган Силенка елгасы янында урнашкан паркта узды. Без Сабантуй бәйрәмен көтеп алабыз. Чүлмәк ватулар, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерүләр булды. Көрәштә җиңгән кешегә тәкә бирделәр.


Бик күп бүләкләр әзерләнгән иде. Квадрацикл, велоспорт ярышлары да оештырылды. Көн кояшлы булды. Кыздырма, плау төрле эчемлекләр саттылар. Сатуда татар түбәтәйләре дә бар иде. Аларны татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә яратып алды.
Казаннан, якын-тирә шәһәрләрдән Хабаровскидан татарлар килгән иде. Музыка уйнап торды, җирле телевидение төшереп алды”, ди Руднева.

Амурдагы Комсомольски сабан туенда якынча 10 мең кеше катнашкан.

Хабаровски да Сабантуй үтте

Шәһәрнең милли-мәдәни автономия рәисе Сәрвәр Туктаров Хабаровскида алтынчы тапкыр үткән Сабантуйның химаячесе булган.

“4-5 мең кеше катнашты. Көрәш булды. Анда 15 кеше катнашты. Безнең үзебезнең бизнес клубыбыз бар. Сабантуйны үзебез оештырдык, үзебез химаячесе булдык. Яков Королев батыр булды. Беренче урынга зур телевизор белән бәрән бирдек. Гер күтәрүдә ярышу, капчык белән бәрешү, чүлмәк вату, аркан тартышу, баганага менү һәм башка ярышлар үткәрелде.


Быел бездә “Дуслык йорты”ннан корея, белорус, украина ансабльләре катнашты. Беренче тапкыр “Яшьлек” татар бию ансамбле чыгыш ясады. Аларны татарча биюгә югары белемле корея милләтеннән булган белгеч Маргарита Ким өйрәтә”, ди Туктаров.

Аның сүзләренчә, Хабаровски шәһәрендә 5 мең генә түгел, татарлар күбрәк яши. Шуңа күрә, алар алдагы елларда да Сабантуйны уздырырга җыеналар.

XS
SM
MD
LG