Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:01

"Азатлык" радиосының “Ничек бар – шулай” шигарен үтәү кыюлык һәм зур хезмәт таләп итә.

Римзил Вәли. “Ничек бар – шулай” шигаре “Азатлык” радиосының төп кагыйдәсе. Тормыштагы хәлләр ничек бар - шулай яктыртылсын өчен кыюлык та, тирән белем дә, осталык та кирәк. Катлаулы һәм каршылыклы вакыйгаларның асылын аңлау гына җитми, башка мәгълүмат каналлары белән барган бәйгедә җиңеп чыгарга һәрхәлдә көндәшләрдән калышмаска да кирәк.

Ә тормыш торган саен катлаулана, вакыйгалар да ешрак һәм саллырак үтә башлый. Соңгы көннәрдә генә татар-башкорт тормышында мөһим вакыйгалар булды. Без хәзер милли чәчәк ату, үсеш көннәрендә яшибезме, әллә таркалу, инкыйраз кичерәбезме? Русиядә демократияме үсәме, әллә авторитаризм ныгыймы? Намуслы журналистлар моны ничек яктыртырга тиеш?

Тапшыруларының һәм мәкаләләренең үтемлелеге дә бик мөһим. Беренче июльдә газет-журналлар икенче яртыеллыкка язылган әбүнәчеләргә килә башлады, тиражлар үзгәрде. “Безнең гәҗит” кебек кайбер бәйсез басмаларның укучылары бераз арта төшсә дә, бик күп басмалар чигенәләр, кими баралар. Бу ни өчен шулай?

Радио тыңлаучылары, бигрәк тә яшьләр, кайсы каналларга өстенлек биреп, нинди тапшыруларны тыңлый соң?
Бу атнада Казанда үткән “Азатлык” хәбәрчеләре киңәшмәсе алдыннан Казан бюросы журналистлары үзләренең эшләренә йомгак ясап, бүгенге хәлгә бәя бирде. Бу сөйләшүдә журналистлар Наил Алан, Гадел Галәметдин, Мәликә Басыйр катнашты.

Наил Алан. Ничек бар – шулай дигәннән, “Русия” каналы иң күп телгә алына торган радиоларны атады. Әлбәттә, урыс телле радиолар турында сүз барды. Беренче урында – “Эхо Москвы”, икенче урында – “Азатлык” (“Свобода”) радиосы.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосының татар версиясендә цитата бирүчеләр бармы?

Наил Алан. Әгәр дә безне башка газеталар күчереп баса икән, димәк, бу безгә ышану дигән сүз. Яисә, ышану – ул ничек бар – шулай. Безгә ышанып, бастырган газетлар арасында “Акчарлак, “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”тә бар

Римзил Вәли. Гадел, журналистика – “Азатлык” радиосы гына түгел. Наил әйтте, башка газетлар “Азатлык”ны да бастыра. Бастыруның сәбәпләре нинди икән?

Гадел Галәметдин. Башка газетларда “Азатлык”та чыккан язмаларның бастыруы шул язмаларда үзенчәлек бар дигән сүз. Икътисад, сәясәт темасына килгәндә, Татарстан мәгълүмат чараларында ул ничек яктыртыла һәм “Азатлык”та ничек яктыртыла дигәндә, безнең шигарь – “Ничек бар – шулай”.

Без үзебезнең субъектив фикеребезне белдермичә, объектив ике якны да күрсәтеп, шундый язмаларны әзерләргә тырышабыз. Бәлки, безнең язмаларда фикер төрлелеге күбрәктер, шуңа мөрәҗәгать итәләрдер.

Мәсәлән, “Татар-информ”, “Татар.ру” сайтларында хәбәрләр берьяклы бирелә. Кемдер тегендә барды, тегене әйтте, дип язалар. Әлбәттә, бу хәбәрләр бездә дә бар. “Азатлык”ны сез шулай гына язасыз дип гаепләү дөрес түгел. Шул ук вакытта “Азатлык” хәбәрчеләре матур якларын гына эзләми, кимчелекләрне дә табырга тырыша. Кимчелек якларын эзләгәндә, арттырып та җибәрергә ярамый. Шуңа күрә “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре провокатор да була алмый. Мәсәлән, Казан гел начар гына да, гел яхшы гына да була алмый.

Наил Алан. Әгәр дә без хөкүмәт газетларын берьяклы дибез икән, аларның үзләренең эшли торган принциплары, шулай ук эчке язылмаган кодекслары бар. “Азатлык” радиосының язылган кодексы бар. Әгәр дә кодексны бозабыз икән, безне гаеплиләр. Хөкүмәт газетлары да безнең өчен шулай ук чыганак булып тора. Шулай да без иртән беренче чиратта кулга кайсы газетаны кулга алабыз соң?

Гадел Галәметдин. Гадәттә, “Коммерсантъ”, “Вечерняя Казань”.

Наил Алан. “Ватаным Татарстан”ны, яисә “Шәһри Казан”ны алмыйбыз бит. “Время и деньги”ны да карыйбыз, анда да төрле фикерләр бар. Һәр матбугат чыганагы үзенең вазыйфасын башкара.

Римзил Вәли. Мин, мәсәлән, “Вечерняя Казань”не мәгълүмат өчен укыйм, “Ватаным Татарстан”ны, “Шәһри Казан”ны укыйм. “Безнең гәҗит”не “Азатлык” радиосыннан күпме алганнарын белү өчен карыйм.

Ни өчен кайбер газетлар “Азатлык”ның язмаларын куллана? Чөнки иҗтимагый-сәяси темага хәбәр юк. Татар журналистикасы югалып кала. Бер атна, ун көннән генә хәбәрне белә. Мәсәлән, узган атнада Санкт-Петербурда Сабантуй булды. “Азатлык” радиосы, соңлап булса да, дүшәмбе көнне бу хәбәрне бирде. “Яңа гасыр” телевидениесы, бер көн соңлап булса да, хәбәрне бераз бирде. Ләкин гомумән газетларда, журналларда бу темалар онытылып кала. Шул ук “Шүрәле” балетының премьерасы булды. Мариин театры Петербурда “Шүрәле”не икенче тапкыр куйды. Димәк, бу “Шүрәле” дөньяга чыкты дигән сүз. Ә ни өчен мин мәдәни, мәгърифәт темаларына күбрәк басым ясыйм, алар шулай ук сәяси мәсьәлә.

Әйтергә кирәк, бүген без хурлаган газетлар “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Ирек мәйданы” альтернатив, хөр фикерле һәм бик актуаль мәкаләләр кайвакытта безне, Казан бюросын, узып китә бит. Сез нинди фикерләр кичерәсез?

Наил Алан. Минем бер нинди газетны да хурлыйсым килми. Һәр газетның укучысы бар, димәк, аның яшәргә хокукы бар. Аларның да үз вазыйфалары бар. Шуңа күрә алар үз вазыйфаларын яхшы башкаралар дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Әйе, чыннан да, бездә хезмәттәшлек яхшы. Ләкин, әле уртак эш бар бит – ничек барны тулырак яктыртырга. Шул ничек барны матбугат, телевидение, радио көзгесендә бирүдән мин һич канәгать түгел.

Гадел Галәметдин.
Һәр мәгълүмат чарасы аны бирергә тырыша инде. Радио – үзенчә, интернет – үзенчә, газетлар – үзенчә. Кайвакыт ниндидер зур әйберләргә тиешле дәрәҗәдә әһәмият бирелеп бетми. Мәсәлән, күптән түгел, ислам финансистлары Казанда җыелып, зур чара үткергән. Бу Русиягә бөтенләй башка финанс системасы керү дигән сүз.

Мин мәкаләне язганда биш гәҗит укыган идем. Күбесендә кемнең катнашканы турында, системаның яхшылыгы турында гына әйтелә. Бер “Республика Татарстан” газетында “Альфа-банк”ның аналитигын сөйләтеп, нәрсә ул ислам банкы, ничек эшли – бөтен тарихын аңлатып бирде. Бәлки, ул оператив та түгел, кызык та булмаска мөмкин, бер яктан. Мин дә шул юлдан киттем, “Брокер Кредит-Сервис” аналитигына шалтыратып, шулай ук сорап, аңлатырга тырыштым.

Газетлар белән радионы тәңгәл куеп карарга ярамый. Газетның эшләү принциплары бертөрле, радионыкы – башка. “Ватаным Татарстан” журналисты Миргалимов бер материалны бер атна яза. Бер көн бер белгечкә, икенче көн – икенче белгечкә бара, аннары утырып, туплый, уйлый, яза. Ә без ничек язабыз? Иртән киләсең – обедка язасың.

Наил Алан.
Мин Гадел белән килешмәс идем. Һәрбер матбугат чыганагының үз принциплары бар. Әгәр дә “Азатлык” радиосында эшләүче журналистның икенче эшләү принцибы – “мин беренче булып хәбәр итәм”, ә аның беренче принцибы – “дөрес итеп хәбәр итәм”не онытып хәбәрне атна буе язганда тыңлаучыларны югалтуга гына китерәчәк. Чөнки яшьләр озын-озын мәкаләләрне, аналитика күп кергән, күп фикерле мәкаләләрне укымый. Урта буын да шуңа күчеп бара.

“Азатлык” журналисты фотога төшерүче дә, үзе үк рәсемне интернетка элергә дә, язманы да әзерләргә, шул ук вакытта интернет-сәхифә шарталарына туры килгән язма да элергә тиеш. Шуңа күрә безне газета журналистлары белән чагыштырырга кирәкми.

Мәликә Басыйр. Ишетергә туры килә, өлкән буын вәкилләре соңгы елларда татарча начар укыйбыз, ә яшьләр исә без газет укымыйбыз, интернетка гына керәбез диләр. Шуңа күрә, алда буыннар өзелмәсен, интернетта татарча укучыларыбыз күбрәк булсын иде.

Римзил Вәли.
Тыючы юк. Интернетны, радионы ач та укы, тыңла. Нигә тыңламый кеше? Нигә карамый?

Менә Казанда зур, глобаль чаралар үтә. Мәсәлән, “Сотворение мира” фестивале. Безнең репортажыбызда ышандырырлык фактлар азрак иде. Ләкин “Азатлык”ны тыңлаган кеше бу рок-фестивальнең асылын һәм татар өчен әһәмиятен белә алмады. Сабантуйларны да бер төрле генә яктыртабыз. Хәтта татар яшәгән төбәкләрдәге хәбәрчеләребез күренми башлады. Көн саен Казанда кызыклы чаралар була, без шуңа үтеп керәлмичә, башка газеттан алып, пикетчының сүзләрен кулланабыз.

Мәликә Басыйр.
“Азатлык” радиосы – Татарстан радиосы гына түгел, бөтен татарлар радиосы. Башка төбәкләрдә яшәгән татарларның бер өмет чаткысы булып, яхшы татар хәбәрләрен ишетәсе килә.

Римзил Вәли. Начары булса, нишләргә? Начарын сөйләргәме, әйбәтен сөйләргәме?

Мәликә Басыйр. Татарстан үз проблемаларын, аның эчендә генә чишелә торган проблемаларны “Азатлык” радиосы кычкырмаса да була дип уйлыйм.

Наил Алан. Мин Мәликә Басыйр белән килешмәс идем. Римзил әфәнде сорау куйды: матур сөйләргәме, яисә дөресен сөйләргәме? “Азатлык” радиосының принцибы – “Ничек бар – шулай сөйләргә”. Әгәр дә бүгенге көндә Мариин театрында татарның иң югары балет сәнгатенең үрнәге буларак “Шүрәле” куела икән һәм аңа чит илдән килгән татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре кул чаба икән, бу әлбәттә, “Азатлык” радиосы яктырта торган тема. Без яктырта торган әйберләр берьяклы гына түгел.

Гадел Галәметдин. Начар гына сөйләсәң – аудиторияң күбрәк булыр. “Азатлык” “Яңа гасыр” дәрәҗәсендә дә калмасын иде, яхшы гына сөйләп утырып, аның дәрәҗәсе төшәчәк. Алтын уртаны табып, эшләргә кирәк.

Наил Алан. Атнада иң күп укылган әйбер – критика түгел, ә проблемалы мәкалә. Яисә макталган әйбер – иң аз укылган булып чыга.

Мәликә Басыйр. Шуны да онытмаска кирәк – радионың тәрбияви роле бар. Негативка караганда, позитив күбрәк булырга тиеш, минемчә.

Римзил Вәли. Һәркемнең үз фикере бар. “Азатлык” радиосының Казан бюросында эшләүче хәбәрчеләр “ничек бар – шулай” ны әнә шулай аңлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG