Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алманнар иң зур кояш электр станциясен төзи


Германиянең эре ширкәтләре иң зур кояш электр станциясен төзүгә керешә. Десертек Африкадан Кояш нурларын Европага электр энергиясе итеп җибәрәчәк.

Десертек дип аталучы бу корылма Төньяк Африканың Саһара чүленә килгән Кояш нурларын Европа өчен электр энергиясенә әйләндерәчәк.

Кайберәүләр йөзләрчә миллиард долларлык бу проектны гамәли кулланыш өчен кулай түгел дип тәнкыйтьләсә, икенчеләр кояш нурлары ахыр чиктә Европага кирәк булган электр энергиясенең 15 процентын бирә алачак ди.

Саһара чүленә куелган меңнәрчә көзге кояш нурларын кирәкле урыннарга туплап суны кыздырачак һәм аннан чыккан пар электр энергиясе җитештерүче пар турбиналарын әйләндерәчәк.

Ул электр энергиясе үткәргечләрдән Урта диңгез аша меңнәрчә чакрым төньякка, Европага җибәреләчәк.

Якын Көнчыгыш өчен дә берничә шундый проект уйланыла.

Мюнхендә бу проектны Тәкъдим итү тантанасын иминият ширкәтләрен иминиятләштерүче Мюних Ре ширкәте оештырды.

Мюних Ре соңгы елларда каты давыллар, янгыннар һәм су басулардан зыян күрүчеләргә килгән зыянны каплаган иминият ширкәтләренә миллиардларча доллар акча түләргә мәҗбүр булды. Шуңа күрә ул дөньякүләм җылынуга каршы көрәшне аеруча яклый.

Ширкәтнең идарә әгъзасы Торстен Еворрек Десертекны еракка караучы проект дип атады һәм аннан җирле халыкка да, Европага да файда булачак диде.

Проект ышанычлы, сыналган кояш технологияләренә нигезләнә.

Энергияне Европага җибәрү дә проблема түгел. Хәзерге югары куәтле элетр үткәргечләре мең чакрымга электр энергиясенең 3 процентын гына югалта.

Һәм моңа инде уңышлы эшләүче үрнәкләр дә бар. Шундый ук принципларга нигезләнүче электр станциясе АКШның Мохаве чүлендә 1980 еллардан бирле эшләп килә.

Бу проектка эре ширкәтләрнең алынуы Европаның энергия чыганакларын төрлеләндерү, гадәти ягулыкларга бәйлелекне киметү, шуның белән япма газлары чыгаруны да киметү омтылышының зур булуын күрсәтә.

Мюнхендәге тантанада югары технологияле җитештерүче Сиеменс, электр энергиясе белән тәэмин итүче Э.ОН һәм РВЕ һәм башка шундый эре ширкәтләр катнашты.

Өстәвенә Десертекны Европа Берлегенең башкарма комиссиясе дә бик нык яклый.

Тантанада Мюних Ре вәкиле Александр Моһанти бу проектны киләчәкне яхшы күзаллаучы дип бәяләде, аны яклаучыларны исә хыялыйлар түгел, ә конкрет нәтиҗәләргә ирешергә теләүчеләр дип атады.

Әмма проектны тәнкыйтьләүчеләр моның белән һич тә килешми. Беренчедән, алар бу проектның артык кыйбатка төшүен әйтә. Аның чыгымнары 560 миллиард доллар булыр дип көтелә. Мондый кыйбатлы элетр энергиясе башка чыганаклар белән көндәшлек итә алмаячак диелә. Бу бик тә зур акча. Шулай да ул чыгымнар 40 елга бүленәчәк.

Мюних Ре идарә әгъзасы Еворрек проектның кыйбатлы булуын таный. Аның исәпләвенчә проектның чыгымнары Европадагы һәрбер кешегә бер мең долларга төшәчәк.

“Әмма климат үзгәрешләреннән килгән зыянның кыйммәте күпкә зуррак булачак, һәм без ни кадәр озаграк көтсәк, дөньякүләм җылыну тәэсиренең дә кыйммәте шул кадәр зуррак булачак”, - ди Еворрек.

Тәнкыйтьләүчеләрнең икенче дәлиле исә Мәгърибтәге сәяси тотрыклылык мәсьәләсе. Төбәктәге кайбер илләрнең канәгатьсез төркемнәре өчен Десертек корылмалары игътибарны җәлеп итеп торучы һәдәф булачак.
XS
SM
MD
LG