Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Канаданы виза тәртибен бетерергә чакыра


Канада Чехия ватандашлары өчен виза тәртибен кабат торгызудан соң, “киңәшләшү” өчен Чехия андагы үз илчесен чакыртты.

Чехия премьер-министры Ян Фишер Канада дипломатлары һәм рәсми затлар өчен виза тәртибен керткәнне әйтте. Прага аларга теләктәшлек йөзеннән башка илләр дә шундый чаралар күрер дип өметләнә.

Чехиянең тышкы эшләр министры Ян Когоут белдерүенчә, Кананадага “качак” статусын алырга теләп килүчеләр арту сәбәпле, Оттава виза тәртибен торгызырга булган.

Прагадагы Канада илчелеге быелның беренче кварталында качак статусын аларга теләп 653 кеше мөрәҗәгать иткән.

Хокук яклаучылар һәрдаим Праганы Чехиядә яшәүче 250 мең чегәнне дискриминацияләүдә гаепләп килә.
XS
SM
MD
LG