Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда боралак һәлакәтендә 7 кеше үлде


Әфганстанда халыкара көчләр боралагы һәлакәте нәтиҗәсендә, 7 кеше үлгән. Шуның 6сы боралактагы кешеләр һәм җирдәге бер әфган баласы.

Боралак Һилменд вилаятендә һәлакәткә очраган иде. Хәзер аның сәбәпләре тикшерелә.

“Талибан” хәрәкәте вәкиле элегрәк боралак сугышчылар тарафыннан бәреп төшерелде дип белдерде.

Һәлакәтне күзәтүче сүзләренчә, боралак һавада яна башлап, очып төшкән.

Һилменд вилаятендә американ һәм британ хәрбиләре хөкүмәт гаскәриләре белән бергә талипларга каршы зур чаралар алып бара.

Әфганстанның Көнбатышындагы Герат вилаятендә сишәмбе көнне итальян хәрбие үлде, өч кеше яраланды. Алар минада шартлады.
XS
SM
MD
LG