Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кавказда Русия хәрбиләре саны киметелмиячәк


Чечняда террорга каршы чаралар режимы бетерелүгә карамастан, Төньяк Кавказдагы берләштерелгән хәрбиләр төркеменең саны киметелмиячәк. Бу хакта “Интерфакс”ка Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белдергән.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта Чечняда сугышчылар һөҗүмнәре кимегән һәм бөтен республикада террорга каршы чаралар режимын саклау ихтыяҗы юк. Шул ук вакытта кайбер якларда, аерым алганда Шали һәм Введенский районда хәрби бәрелешләр дәвам итә.

Дүшәмбе көнне кичен Грозныйның Ленин районында билгесез кешеләр милиция машинасына ут ачкан иде. Анда бер кеше үлде, алты кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG