Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Курай” FM-га җыена


Әлеге радионың оештыручысы Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Бикмуллин: “Без татар телен кулланыштан кысрыклауны читтән күзәтеп торучылар булмаска тиеш”, дип белдерә.

Бикмуллин белдерүенчә, “Курай” киләчәктә күңел ачу чарасы булып кына калмыйча, яшәешнең бер кисәгенә әйләнергә тиеш. “Тел һәм мәдәният билгеле бер мохиттән башка яши алмый. Тел һәм мәдәният үссен өчен ниндидер бер киңлек кирәк. Әгәр ул киңлек юк икән, тел дә, мәдәният та юкка чыга башлый”, ди Бикмуллин.

Мәскәү сәясәте кырыс. Соңгы елларда эфирдагы татар теле радиолар ипләп кенә кимүгә таба бара. Төбәкләрдәге ВГТРК (Русия дәүләт телерадио ширкәте) бүлекләрендә татарча тапшырулар я бөтенләй бетте, я 5-7 минутлык булып кына калды.

Узган ел Казанда оеша башлаган “Тәртип-FM” радиосы да ешлык ала алмады. Аны булдырырга теләгән Марат Ибляминов, финанс кризисы сәбәпле бу проект юкка чыкты, дип белдерә. Шулай да, кесә яклары рәтләнеп китә калса, “Тәртип-FM” ны булдырып карарга исәпләре бар.

"Курай" радиосы хезмәткәрләре
Ә менә Бикмуллин сүзләренчә, “Курай” радиосы җитәкчелеге бу көннәрдә ешлык алу өчен документлар әзерли башлаган. “Озакламый бу ешлык өчен бәйгедә катнашырга җыенабыз. Аны алырбыз дип ышанабыз. Мәскәүдә ешлыкны яуларга туры киләчәк”, ди Бикмуллин.

Бары тик FМга күчеп кенә үсеп китеп булачак, ди алар. “Курай” әлегә УКВда эфирга чыга. Баш мөхәррир Марат Туктамышев әйтүенчә, тыңлаучылар алай күп түгел. Шуңа күрә реклам бирергә дә атлыгып тормыйлар икән. Ешлык алсалар исәпләре саллы тапшырулар да әзерләү. Билгеле бер мохит булдыру өчен халыкка телнең, мәдәниятнең мөһимлеген җиткереп тору зарур дигән карашта алар.

Башкала Думасы депутаты Марат Бикмуллин “Курай” радиосын үзе җитәкләгән ширкәтләр эшләп тапкан акчага тота. Казанда билгеле булган “Бим-радио” да Бикмуллин акчасына көн күрә.

“Бим-радио” куп еллар рейтингта һәрвакыт алдынгы урыннарда. Бу уникаль хәл. Чөнки Русиянең башка шәһәрләрендә “Русское радио”, “Милицейская волна” һәм башкалар урыннардагы радиоларны кысырыклап чыгарып юк итте”, ди Марат Бикмуллин.

"Сакура" футбол такымы
Аннан да кала Бикмуллинның үзе депутат булган бүлгедә “Соцгород” бистәсендә яшәүче проблемалы яшүсмерләрдән төзелгән “Сакура” исемле футбол такымы да тота. Ул 2005 елдан бирле эшләп килә. Казандагы яшеллекне юк итүгә каршы торучыларны да яклый ул. Айга бер тапкыр “Соцгород” дигән газет та чыгаралар. Анда мәхкәмә аша дөреслекне яклап җиңгәннәр турында мәкаләләр басыла.

Бикмуллин “Азатлык” радиосын 8 сыйныфтан бирле тыңлый икән. “Мин ул вакытта чын күңелдән ышанган комсомол, коммунист идем. Методик яктан безне алар ничек алдыйлар икән дип тыңлый башладым. Аннары ул вакытта дошман дип аталган радиолар сөйләгәннәр әле бер булган хәл белән, әле икенче вакыйга белән туры килә башлады. Ипләп кенә ышанмау ышануга һәм ул радиолар мәгълүмат чыганагына әйләнде”, дип искә ала узган гасырның 70нче еллар ахырын Марат Бикмуллин.
XS
SM
MD
LG