Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Әрмәнстан оппозициясе канәгатьсезлек белдерә


Әрмәнстан оппозициясе Таулы Карабах мәсьәләсе әрмәннәр файдасына хәл ителми дип саный һәм президент Серж Саргсянның эштән китүен таләп итә.

Оппозициядәге “Әрмән милли конгрессы” белдерүендә, президент “артык зур ташламаларга” бара, ә бу исә “милли хыянәткә тиң” диелгән. Аерым алганда, алар Таулы Карабах статусы тикшерелми, референдум турындагы мәсьәлә дә төшерелеп калганын әйтә.

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан президенты Серж Саргсян җомга көнне Таулы Карабах мәсьәләсе турында сөйләшү өчен Мәскәүдә очрашачак.

Элегрәк Азәрбайҗан президенты Таулы Карабах беркайчан да бәйсез дәүләт булмаячак дигән иде.

XS
SM
MD
LG