Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:21

Июнь аенда АКШның бюджет дефициты кисәк артып тулаем дефицит 1 триллион доллардан артып китте. АКШ облигацияләрен алганнар борчыла.

Дефицитны арттыруга хөкүмәтнең икътисадый төшенкелекне туктату чараларына бик күп акча тотуы һәм шул төшенкелек аркасында салым керемнәренең кимүе зур өлеш кертте.

Июнь аенда гадәттә керемнәр чыгымнардан зуррак була. Быел исә июнь аенда бюджет дефициты 94 миллиард долларга арткан.

Монда беренче чиратта икътисадый төшенкелеккә каршы чаралар буларак зур акчалар бүленүен дә исәпкә алырга кирәк.

Финанс системын коткару өчен 700 миллиард, икътисадны җанландыру өчен 787 миллиард доллар акча тотыла.

Шулай ук Әфганстан һәм Гыйрактагы сугыш чыгымнары да үз өлешен кертә.

Ширкәтләрнең зур зыян күрүе, 6 миллионнан артык кешенең эшсез калуы исә хөкүмәтнең салым керемнәрен киметте.

Шулай да Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс Обама идарәсенең бу дефицитны авызлыкларга җыенуын белдерде.
Роберт Гиббс

«Бу дефицитны бетерүнең бер юлы буларак без икътисадны хәрәкәткә китерергә җыенабыз. Бу озын мөддәтле үсешкә нигез салу, эш урыннары булдыру, финанс системын тотрыклыландыру. Минемчә, моның өчен президент та ныклы чара күрде һәм, минемчә, Конгресс та алдагы 4 елда дефицитны яртылаш киметәчәк бюджет проектын раслап ныклы чара күрде», - диде Гиббс.

Шуңа да карамастан, хөкүмәт бу елда дефицит 1.8 триллион долларга җитәргә мөмкин дип фаразлый.

Хөкүмәтнең дефицитны каплау өчен бурычка акча алып торуы исә банк процентларының артуына китерә.

Шулай ук андый зур бюджет дефициты инфляциянең контрольдән чыгуына китерә ала.

Бу исә долларның бәясен нык төшерәчәк. Шуңа күрә дефицит АКШның бурычларын сатып алуыларны, ягъни АКШ хөкүмәте облигацияләрен алганнарның борчылуларын тагын да арттыра.

АКШ хөкүмәте облигацияләрен иң күп алган ил Кытай. Кытай шулай ук резерв акчаларының 1 триллионнан артык өлешен АКШ долларында саклый.

Якын Көнчыгыш илләре дә үз өсләренә АКШның бурычларын бик күп алды.

Шулай итеп бу дефицит хәзер АКШ хөкүмәте алдына ике төрле бурыч куя.

Берсе читтә облигацияләр сатып алучыларны үз инвестицияләренең имин булуына ышандыру.

Икенчесе аларны һәм Американың үз халкын киләчәктә дефицитның киметеләчәгенә ышандыру.
Тимоти Гайтнер

Сишәмбе көнне АКШ финанс министры Тимоти Гайтнер шул макстатта чираттагы белдерү белән чыкты.

Согуд Гарәбстанында Гайтнер Вашингтон бюджет дефицитын котрольгә алачак һәм хөкүмәт алып барган сәясәт долларның кыйммәтен саклап калачак дип ышандырырга тырышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG