Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

“Татарстан могҗизага сәләтле тик ул барлык эшләрен дә Русия кануны кысаларында башкарырга тиеш шул”, ди Ли Куан Ю.

Ике атна дәвамында Татарстаннан 23 түрә Сингапур икътисадының тәҗрибәсен үзләштерде. Ни өчен Сингапур үрнәк итеп сайланган соң? Чөнки 2008 ел күрсәткечләре буенча бу кечкенә генә дәүәт икътисад ягыннан АКШ һәм Японияне дә узып киткән.

Сингапурда Татарстан түрәләре дәүләтне аякка бастырган, Сингапур могҗизасын булдырган легендар шәхес Ли Куан Ю белән очрашып аның сабакларын тыңлаган.

Татарстан җитәкчелеге ике атна Сингапур тәҗрибәсен өйрәнеп кайткач, димәк республикада могҗиза булдырып булачак. Шушы ук сорауны Татарстан түрәләре Ли Куан Юга да юллаган. Ул үз чиратында “Татарстан могҗизага сәләтле тик ул барлык эшләрен дә Русия кануны кысаларында башкарырга тиеш шул”, дигән. Димәк татар абзые могҗиза ясыйм дип күпме генә тырышса да, урыс мужигы рөхсәт бирмәсә, баштан артык сикереп булмаячак, күрәсең.

Дөньяда кризис чоры булуга карамастан, Татарстан министрлары Сингапур укуларыннан күңелләре күтәрелеп кайткан. Алай гына да түгел түрәләр мондый чараларның кризиска каршы торырга ярдәм итүендә дә шикләнми. Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева: “Кризис чорында сыйфатлы идарә итү моһим әйбергә әйләнә. Бүген тормыш бер урында гына тормаганлыктан җитәкчеләрнең элек алган сәяси белемнәре дә тиз искерә. Шуңа күрә бу укуларның файдасы зур”, ди.

Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин исә, республиканың кризис алдында көчсез булуының сәбәбен төрле министрлыкларның бер-берсе белән аралашып эшләмәвендә күрә. “Бу зур кимчелек”, ди ул.

"Безнең һәр министрлык стратегияне, програмны аерым оештырып маташа. Сингапурда исә, безгә бөтен министрлыкларның да дусларча бергәләшеп уңышлы эшләү үрнәген күрсәттеләр. Анда бөтен идарәләр проблемаларны да уртага салып хәл итә, киләчәккә планнарны да үзара килешеп билгели. Мондый эшләүнең нәтиҗәсе дә уңышлы була”, ди Сафиуллин.

Сингапурның үрнәк алырдай дәүләт икәнен исбатлар өчен Сафиуллин кайбер мисаллар да китерде. Мәсәлән, бу дәүләтнең җирләре Татарстаннан 70 мәртәбә кечерәк булса да анда 1 миллионга күбрәк халык яши. Әмма еллык гомуми керем буенча Татарстан күпкә артта. Мәсәлән, Сингапурда ул 181 миллиард доллар, Татарстанныкы 37 миллиард доллар гына. Товар әйләнеше буенча да аерма шактый. Сингапурда елына 614 миллиард долларлык сату-алу эшләре башкарылса, Татарстанда бу күрсәткеч 30 тапкыр ким.

Сингапурда алган белемнәр Татарстан икътисадын үсетерүдә ничек кулланачак дигәнгә, Марат Сафиуллин болай җавап бирде.

"Беренче чиратта без Сингапурда кулланылган төрле программаларны үзләштердек. Алар сәяси, икътисади, мәдәни, IT технологияләр өлкәсенә карый. Бу програмлары безнекеләр кебек өем-өем кагазьдән тормый, берничә бит кенә. Сингапурлылар иң мөһиме киләчәккә төгәл максатны билгели. Без гадәттә алдыбызга максат куябыз да, аңа ирешкәнче, дөнья шактый алга китә һәм бу нәтиҗәләр искерә. Шуңа күрә максатларны замана үзгәрешен искә алып билгеләргә кирәк", ди Сафиуллин.

Сингапур укулары барышында “Электрон хокүмәт”, IT-технологияләр, инвестицияләрне җәлеп итү, нефть товарларын сату буенча да килешүләр төзелгән. "Әмма укуларның төп нәтиҗәсе итеп, быел июль ахырында без Татарстан җитәкчелегенә республиканың яңа икътисади үсеш стратегиясен төзеп бирәчәкбез", ди Сафиуллин. Аның сүзләренчә бу стратигик планда һичшиксез, Сингапур дәүләт идарәсендә кулланыла торган алымнар чагылачак.

XS
SM
MD
LG