Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 6 кеше үлгән


Гыйракта соңгы тәүлектә шартлаулар һәм һөҗүмнәр нәтиҗәсендә, 6 кеше, шул исәптән 3 полицейский үлгән.

Багдад үзәгендә билгесез кешеләр белән атышлар вакытында ике полиция вәкиле һәм һөҗүм итүче үлгән.

Багдадның төньягында полиция офицеры туганы урланган һәм үтерелгән.

Мосул шәһәрендә дә шартлауда бер полиция үлгән һәм өчесе яраланган. Шулай ук бер кеше хәрби һөҗүм корбаны булган.
XS
SM
MD
LG