Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Черкизовский базары эшчеләре белән очрашачак


Җәмәгать пулаты әгъзасы, хокук яклаучы Александр Брод чәршәмбе көнне Мәскәүнең эшчәнлеге туктатылган Черкизовский базары хезмәткәрләре белән очрашачак.

Җәмәгать пулаты матбугат хезмәте хәбәренә караганда, очрашу вакытында эшсез калган мигрантларны социаль һәм хокукый яклау мәсьәләләре тикшереләчәк.

Русия мигрантлары федерациясе белдерүенчә, базарның ябылуы нәтиҗәсендә 45 мең кеше эшсез калган.

Элегрәк җәмәгать пулаты федераль миграция хезмәте һәм Русия мигрантлары федерациясе арасында Черкизовский базары хезмәткәрләренең киләчәк язмышы турында сөйләшүләр башларга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG