Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Петербурда Мәхмүдәхмәдиниҗад туган


Петербурда Мәхмүдәхмәдиниҗад исемле малай туган. Аның әтисе - Бангладеш ватандашы, Петербурда вакытлыча яши. Әнисе - Русия мөслимәсе, дип хәбәр итте шәһәрнең "Мәккә" мөселман оешмасы рәисе Ринат Вәлиев.

"Туу турында таныклык алынган", диде Вәлиев. Аның сүзләренә караганда ата-ана Мәхмүдәхмәдиниҗад исемен малайларына Иран президенты хөрмәтенә биргән.

"Каядыр китәсе булса, мин Иранда яшәүдән баш тартмас идем. Ул илнең президенты Алладан башка бер кемнән дә курыкмый", дигән ана кеше.

Мәхмүдәхмәдиниҗад бу гаиләдә алтынчы бала булып туган.

XS
SM
MD
LG