Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Мисырда Кушылмаган хәрәкәт саммиты ачыла


Мисырның Кызыл диңгез буендагы Шәрм әш-Шәех каласында бүген Кушылмаган дәүләтләр хәрәкәтенә кергән илләрнең башлыклары 15нче саммитка җыела. Саммит алдында Куба президенты Рауль Кастро чыгыш ясар, дип көтелә.

Җыен кысаларында Пакстан һәм Һиндстан премьер-министрлары узган елның көзендә булган Мумбай террор һөҗүмнәреннән соң беренче тапкыр очрашачак. Һиндстан террор гамәлләрен оештыруда Пакстанда өйрәтелгән сугышчыларны гаепләде.

"Кушылмаган дәүләтләр хәрәкәте" салкын сугыш чорында төзелгән иде. Хәзер аңа Африка һәм Азиянең күпчелек дәүләтләре, Латин Америкасы илләре һәм Европадан Беларус, барлыгы 118 дәүләт керә.

XS
SM
MD
LG