Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Абхазиядән соңгы БМО күзәтүчеләре китә


БМО күзәтүчеләренең соңгы төркеме Абхазиядән бүген китә. 130 кеше республикадан ынычлык саклау көчләре белән бергә чыгып китә.
Июнь аенда Русия БМО Иминлек Шурасы утырышында БМОның төбәктә күзәтүчеләрне калдыру мөддәтен озайту карарына каршы вето хокукын кулланды.

Сишәмбе көнне Абхазиядә грузин-абхаз төбәгендә низакларны булдырмауга багышланган ябык очрашу узды. Анда Абхазия, Грузия, Русия, БМО һәм Европа Берлеге вәкилләре катнашты.

XS
SM
MD
LG