Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

14 июльдә Казанда Русия балыкчылык вәкилләре киңәшмәгә җыелды. Ул Русиянең эчке суларында балыкчылыкны үстерү мәсьәләләренә багышланды.

Һәр елны июль аеның икенче якшәмбесендә Русиядә балыкчы көне билгеләп үтелә. Балык хуҗалыгы фонды 400 мең гектар тәшкил иткән Татарстан республикасы балыкчылары өчен чит-ят бәйрәм түгел бу.

Сиксәненче–туксанынычы елларда республика балык тоту буенча алынгылар рәтендә иде. Ел саен 3 мең тоннага кадәр балык тотылды. Бүген Лаеш, Тәтеш, Мамадыш, исеме өчен үзе әйтеп торган Балык Бистәсе районнары балык үрчетү һәм эшкәртү белән шөгыльләнсә дә, соңгы елларда республика зур казанышлар белән мактана алмый.

Хөкүмәт элеккеге егәрне кайтарырга уйлый, күрәсең, һәм ул моңа ныклап тотынырга карар кылган. 14 июль көнне Казанда “Корстон” кунакханә комплексында Русия балыкчылык тармагы вәкилләре киңәшмәгә җыелды. Ул Русия балыкчылык идарәсе җитәкчесе Андрей Крайний, Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Киңәшмә Русия Федерациясенең эчке суларында балыкчылык хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Анда Урта Идел территориаль суларына караган 13 төбәктән вәкилләр килде.

Бүген Татарстанда балыкчылык тармагынның төп фонды – Куйбышев сусаклагычы. Анда балыкның 38 төре яши. Шулай ук Түбән Кама, Зәй сусаклагычы, республика елга-күлләре дә тармак өчен зур икътисадый мөмкинлекләр бирә.

Татарстанда балык тоту һәм эшкәртү хокукына 70 эшмәкәр һәм “Татрыбхоз” дәүләт оешмасы ия. Тик алар алдында торган кыенлыклар шактый күп. Иң беренче чиратта экология проблемасы. Төрле авыл хуҗалыгы, сәнәгать оешмалары пычрак суларны елгага агыза, кайбер сулыкларның төбеннән төзелеш өчен материаллар табыла. Алар елга тереклеге тормышына тискәре йогынты ясый.


Шулай ук законсыз балыкчылык, күзәтү органнарындагы ришвәтчелек тә тармакны артка сөйри. Русия Балыкчылык тармагын күзәтү инспекторы Вера Солдатова:

“Аеруча ришвәтчелеккә игьтибар юнәлтәсе килә. Җинаятьчелекне булдырмау өчен тырышырга тиешле кешеләр үзләре үк җинаять эшли. Бу бер кысаларга да сыймый. Әмма андый фактлар бар . Узган ел прокуратурага шундый 11 эш тапшырылды," диде.

Татарстан Министрлар кабинеты “2010-2013 елларда балык хуҗалыгын үстерү” максатчан программасын кабул итте. Ул ике этапта тормышка ашырылачак. Беренчесе балык тармагы өчен мөмкинлекләрне арттыру, техник җиһазларны яңарту булса, икенчесе - “Океан” кибетләрен бар көченә эшләтеп җибәрү.

Балыкчылык төбәге булып саналган Ерак Көнчыгышта минтайның килограммы 45 сум тора. Татарстанга килеп җиткәнче аның бәясе бермә-бер арта. Премьер министр Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, балык сәнәгатен үстерү беренче чиратта нәкъ менә Татарстан халкын үзебездә җитештерелгән сыйфатлы, арзанлы балык ризыклары белән тәэмин итү өчен кирәк.

Максатчан программаны тормышка ашыру икътисадый киеренкелек чорында Республика балык хуҗалыгын саклап калырга ярдәм итә. Чөнки Федераль үзәк тә, төбәк хөкүмәте дә субсидияләр, ташламалы салымнар рәвешендә ярдәм күрсәтәчәк.

Балык күзәтчелегенең Урта Идел буенча җитәкчесе Василий Павловский төп ике максатны куйды:

"Бер кешегә туры килгән диетик балык күләмен арттыру һәм елгаларның чисталыгын тәэмин итү кирәк. Без киләчәкне дә уйлап эш итәргә тиешбез," диде Павловский.

Андрей Крайний Казанда үткән җыелышны тарихи дип атады. Татарстан җитәкчелеге тарафыннан зур игьтибар күрсәтелү балыкчылык сәнәгатен яңа баскычка күтәрә дип уйларга нигез бар, ди ул.

XS
SM
MD
LG