Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мусави Иранда яңа оешма төзергә җыена


Иранның оппозициядәге җитәкчесе Мирхөсәин Мусави урам җыеннары вакытында “аккан кан җавапсыз калмаячак”, дип белдерде.

Кичә Мусави каршылык чараларында һәлак булган Сохраб Аараби гаиләсе янында булды. Мусавиның яңа сәяси фронт төзү нияте турында хәбәрләр бар.

Мирхөсәин Мусави 12 июнь президент сайлавында Иран илбашы Мәхмүд Әхмәдиниҗатка җиңелде. Сайлау нәтиҗәләренә протест йөзеннән илдә күп санлы халык катнашында каршылык чаралары узды. Оппозиция тавыш бирү вакытында хәрәмләшүләр булды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG