Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән президенты очкыч казасыннан соң Ереванга кайтты


Каспий һава юлларының Тәһраннан Ереванга юл тоткан очкычы һәлакәтеннән соң Әрмәнстан президенты Серж Саркисян Спитакка сәфәреннән кире башкалага кайтты.

Каза урыныннан килгән барлык хәбәрләрне Әрмәнстан президенты үзе күзәтә, дип хәбәр ителә.

Иранның Каспий һава юлларының Туполев очкычы җирдән күтәрелгәч 20 минуттан кире төшкән, очкычка ут капкан. Очкычта булган 186 кеше һәлак булган, дип фаразлана. Юлчыларның күбесе әрмәннәр булган.
XS
SM
MD
LG