Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Сочида мәчет төзүне хуплады


Русия президенты Дмитрий Медведев 2014 елда Олимпия уеннары үтәчәк Сочи шәһәрендә мәчет төзү тәкъдимен хуплады. Мәчет төзелешен үз күзәтүе астына алуны сорап президентка Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мөрәҗәгать итте.

“Мәчетләр төзелергә тиеш, бу мөселман өммәте өчен бик мөһим,” диде президент.

Сочида Олимпия уеннары вакытына вакытлыча мәчет төзү тәкъдимен Медведев кире какты.

Чәршәмбе көнне Русия президенты беренче тапкыр Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенә килде, аның төзелеше барышы белән кызыксынды. Равил Гайнетдин президентның бу сәфәрен "зур тарихи вакыйга" дип атады.

Җәмигъ мәчетен төзекләндерү эшләре берничә ел элек башланды. Төзелеш тәмамлангач биредә бер юлы берничә мең кеше намаз кыла алачак. Ислам корылмалары арасында кунакханә, ашамлыклар һәм китап кибетләре, машиналар кую өчен җир астында урын булачак. Төзелешне тәмамлау вакыты хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG