Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гринпис МОК белән FISUга мөрәҗәгать итте


Казанда табигатьне юк итеп Универсиада корылмалары сала башлаган өчен Гринпис Татарстан җитәкчеләренә шикаять белдерде.

Гринписның Русиядә аеруча сакланучы табигать программасы башлыгы Михаил Крейндлин Халыкара Олипиада Комитетына, FISUга һәм Русия җитәкчелегенә хатлар җибәрелгәнлеген белдерде.

Анда: “Универсиада корылмаларының берничәсен (футбол стадионы) Казансу елгасы тугаенда төзергә җыеналар. Бу урын Дөньякүләм табигатьне саклау берлеге, Русия һәм Татарстан Кызыл китапларына кертелгән юкка чыгу куркынычы янаган сирәк үсемлек һәм хайваннарның күпләп яши һәм үрчи торган урыны.

Казан шәһәренең төп планына күрә Казансу елгасы тугайларындагы утрауларда ландшафтлы парклар булдырылырга тиеш”, диелгән.

Әлеге хатларда бу урыннарда төзелеш башлануга экологлар һәм белгечләр, анда яшәүчеләрнең протест белдерүләре, Универсиада корылмаларын урнаштыруга мөнәсәбәттә җәмәгатьчелек тыңлауларының булмавы турында да әйтелә.

“Универсиадага әзерләнеп табигатьнең бәһасез урыннарын юк итү Олимпия хәрәкәте принципларын (аерым алганда Олимпия хартиясенең 1нче кисәгендәге 2.13 өлешен) тупас бозу дип саныйбыз”, диелә Русиядәге Гринписның башкарма мөдире Сергей Цыпленко имзалаган хатларда.

Михаил Крейндлин әйтүенчә, табигатьне саклауда Гринпис Халыкара Олимпиада Комитеты белән аңлашып эшли. Ә менә Русия җитәкчелеге бу проблемага мөнәсәбәттә җавап бирерме, ансы әлегә билгесез.

“Русия канунарына күрә, җавапның кайчан төгәл бирелергә тиешлеге билгеләнмәгән. 2-3 көн эчендә хатның барып җиткәнлеге турында алардан хәбәр алабыз. Аннан соң инде алар белән эшли башлыйбыз. Тик бу эшнең ничек баруы тышкы факторлар белән бәйләнгән”, ди Крейндлин.

Югары хәрби уку йорты (танкчылар училищесы) коймасындагы язу
Русиядәге Гринпис Татарстан җитәкчелегенә Казансу тирәсендәге табигать кочагында төзелеш эшләрен башламаска мөрәҗәгать юллаган иде инде. Крейндлин әйтүенчә, Татарстан экология министры Әгъләм Садретдинов җавабы – әгәр бу урыннарны шул килеш калдырсаң, анда начар җир барлыкка киләчәк, диюе канәгатьләндермәгән. Бу хакта business-gazeta да яза. Гринпислар министрның җавабы дәлилле түгел дип белдерә.
XS
SM
MD
LG