Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия генераль прокуроры Эстемирова үтерелүен тикшерүне үз күзәтүенә алды


Русия генераль прокуроры Юрий Чайка хокук яклаучы Наталья Эстемированың үтерелүен тикшерүне үз күзәтүенә алды. Прокуратура каршындагы тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин белдерүенчә, үтерүнең сәбәбе Эстемированың эше белән бәйле дип фаразлана.

«Мемориал» үзәге хезмәткәре Эстемирова чәршәмбе көнне Ингуш республикасының Назрань шәһәреннән ерак түгел үтерелгән килеш табылды.

Бүген хокук яклаучы үзенең туган ягы – Чечняның Гудермесс районы Ишхой-Юрт авылында җирләнәчәк.

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү эше белән танышу өчен Ингуш республикасына килде.
XS
SM
MD
LG