Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

“Безнең гәҗит”нең 15нче июль саны транспорт реформасының шәһәр казнасына сугуы, керәшеннәрнең Питрау бәйрәме, түрәләрнең канунга каршы гамәлләре хакында бәян итә.

Озакламый сәүдәгәрләрне эшкә җавапчыл карарга мәҗбүр итүче канун барлыкка килергә мөмкин, дип яза “Безнең гәҗит” . Русия премьеры Владимир Путинның бәя формалаштыру турындагы канун өлгесен әзерләү фәрманын ишеткәч, күпләрнең эченә җылы йөгерде. Путиннең очраклы гына кибеткә кереп, бәяләр белән танышуы турында массакүләм мәгьлүмат чаралары бик күп шаулады. Күрәбез ки, нәтиҗәсе дә булмый калмаган, диелә “Җитештерү кызык түгел, сату шәп...” мәкаләсендә.

Базарга сәүдәгәрләр хуҗа, дип дәвам итә газетның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. Ул бу фикерен газетаны гамәлгә кую мисалында дәлилләп тә күрсәтә. Мөхәррияттән газетны 4 сумга алган сәүдәгәрләр аны 15 сумга сата. Бәяне 300-400 % ка арттырып сатучы эшкуарлар бернинди кыенсынусыз сатылмый калган матбугатны кайтарып та бирә. Шөкер, газетлар бик аз кире кайтарыла, тик шулай булса да мөхәррият моннан күпмедер зыян күрә, чөнки чыгымнарны без күтәрәбез, ди ул.

Әлеге канун кабул ителсә, сәүдәгәрләр намуслырак эшләр, дип ышана Илфат Фәйзрахманов.“Русия Премьерыннан эреле-ваклы түрәләр дә үрнәк алырга тиеш. Депутатларга халык тормышы белән якынрак танышу өчен иҗади көн билгеләсәләр, шәп булыр иде,” ди. Илфат Фәйзрахманов.

Кызыл автобус йөзне кызарта

“Безнең гәҗит” Казан халкы өчен соңгы көннәрнең мөһим темасы – Кытайдан кайтартылган маршрут автобуслары турында шактый чеметүче язма урнаштырган. “ Иң аянычы шул: автобусларны төзәтү мөмкин түгел, ә иң гаҗәбе – машиналарны лизингка алу схемасын әзерләгән кешеләр бүген мэриядә эшләми. Әйтик, элеккеге сити-менеджер Марат Заһидуллов Русия Дәүләт Думасы депутаты, ә мэриянең элекке баш икьтисадчысы Оскар Прокопьев Лондонга китте,” дип билгеләп үтә язма авторы Фаилхак.

“Шуны да искәртергә кирәк – шәһәр башлыгы Метшин әлеге транспорт реформасы өчен федераль бүләккә лаек булган иде.Заманында арзан дип алынган автобуслар бүген кыйммәткә төшә, диелә мәкаләдә. Бу Илсур Метшинның эш нәтиҗәләрен юкка чыгарырга мөмкин, дигән фикер белдерә журналист.

Кулың түли, аягың кайтара

“Дөнья бу!” сәхифәсендә күпләрне борчыган темага журналист тикшерү басылган. Автор Лилия Заһидуллина “Кулың түли, аягың кайтара” дип исемләнгән мәкаләдә күп кенә җәнҗаллар сәбәпчесе булган “Спасские Ворота” иминиятләү ширкәтенең эшчәнлеген яктырткан. “Ризалыгыңны бирсәң, иминият хезмәткәрләре җайлап-майлап, акчаңны сыдырып алып китәләр. Ул-бу була калса, акча артыннан үзең йөгерәсең. “Спасские Ворота” иминият ширкәте дә кулланучыларын яртышар ел вәгъдәләр белән сыйлый. Автор ни рәвешле компания җитәкчеләреннән җавап алуын бәян итә, авыр хәлдә калганнар өчен хокук яклаучыларның киңәшләрен дә җиткерә.

Мең дә бер киңәш

Узган атнада керәшен туганнарыбыз “Питрау” көнен бәйрәм итте. “Арулармысез?” сәхифәсендә бәйрәм гөрләгән авыллардан репортаж урнаштырылган. “Киңәшле эш таркалмас” битендә җәй айларында кирәкле булган мең дә бер киңәш китерелә.

Муниципаль мошенниклар

“Заманында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерәбез дигән булып, алар исемен үзгәрттек тә озын-озын атамалар китереп чыгардык. Әйтергә дә, язарга уңайсыз булганга, яңа сүзләр уйлап таптык. Шул рәвешле СМС (җирле үзидарә советы), МР (мунициапль район), МУ (муниципаль учреждение) кебек мыраулар, мөгерәүләр хәтерләтүче килешсез хәреф вә аваз тезмәләре пәйда булды” – ди җинаятьчел хәлләрне күзәтүче Наил Вахитов. Элеге язмада түрәләрнең канунга каршы эшләре бәян ителә.

БДИ кая илтә?

Русия мәгариф һәм фән министрлыгының БДИ бары тик рус телендә генә бирелергә тиеш дигән 362нче фәрманы телебезне, гомумән, Русиядәге башка милләтләрнең киләчәк юлларын ябып куйган кебек булды. Русиядә яшәүче һәр кеше рус телен яхшы белергә тиеш диләр. Дөрес, урыс телен белмәгән кеше илебездә бармак белән генә санарлык. Әле күпләребез әллә ничә чит тел дә белә. Ләкин бер кешедә ике җан була алмаган кебек, ике телдә бер дәрәҗәдә фикер йөртә, уйлый алмыйбыз. Ул барыбер күңелдән тәрҗемә ителә. Татарстан республикасы конституциясен кисә-кисә, тураклый-тураклый Русиянекенә тәңгәлләштереп бетерделәр. Инде русча сөйләшеп, тәре тагып кына йөрисе калды, - дип язган Саба районы, Олы Артыш авылыннан Рәзинә Сәмигуллина.

XS
SM
MD
LG