Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда Эстемирова истәлегенә урам чарасы бара


Грозныйда хокук яклаучы Наталья Эстемирова истәлегенә урам чарасы бара. Анда хокук яклаучылар, югалган туганнарын эзләүдә Эстемирова ярдәм иткән һәм җинаять эше кузгатырга булышкан кешеләр катнаша.

Аларның барысы да җирләү өчен Ишхой-Юрт авылына Эстемирова мәетен алып баручы машина артыннан юнәлгән.

Наталья Эстемирова икенче Чечня сугышы вакытында кешеләрне җәберләү, хөкемсез үлем җәзалары һәм кешеләрнең югалуын тикшергән һәм шулар турында язган журналист.

«Мемориал» җитәкчесе Олег Орлов Чечня президенты Рамзан Кадыйров Эстемирова эше белән канәгатьсез булганын һәм аңа янаганын әйтә.
XS
SM
MD
LG