Accessibility links

Эстемирова үлеме Кадыровка игътибар юнәлтә


Журналист һәм хокук яклаучы Наталья Эстемирова
Журналист һәм хокук яклаучы Наталья Эстемирова

Русиядә тагын бер күренекле кеше хокуклары яклаучы үтерелде. Наталья Эстемированың хезмәттәшләре аны үтерергә Чечня президенты Рамзан Кадыров кушкан дип исәпли.

Чәршәмбе көнне Русиядә тагын бер күренекле кеше хокуклары яклаучы үтерелде. Наталья Эстемированың хезмәттәшләре аны үтерергә Чечня президенты Рамзан Кадыров кушкан дип исәпли. Эстемирова Чечнядә кеше хокукларын яклау эшчәнлеге алып бара һәм Кадыровның гамәлләрен тәнкыйтьли иде.

Грозныйда бер кечкенә генә фатирда 15 яшьлек кызы белән яшәүче 50 яшьлек Наталья Эстемирова икенче Чечня сугышы башыннан бирле кешеләрнең югалуларын, азаплау һәм үтерүләрне теркәү белән шөгыльләнә иде.

Эстемирова Мемориал кеше хокуклары яклау үзәгендә эшләде. Чечнягә килгән башка күп кенә хокук яклаучылар һәм журналистлар иң башта Мемориалның Грозныйдагы бүлегенә юнәлә.

Мемориал җитәкчесе Олег Орлов Азатлык радиосына бу үтерү артында Чечня президенты Рамзан Кадыров тора дип исәпләвен белдерде.

Олег Орлов
“Шәхсән Рамзан Кадыровка Наташа Эстемированың эшчәнлеге ошамый иде. Шәхсән Рамзан Кадыров шәхси сөйләшүдә аңа янаган булган. Ул Кадыровның әйткәннәрен безгә сөйләде. Кадыров: “Минем кулларым терсәккә кадәр канга баткан. Бу чыннан да шулай һәм мин моның өчен бер дә оялмыйм. Мин начар кешеләрне юк иттем һәм юк итәчәкмен”, - дигән. Шуннан соң аңа карата рәнҗетү һәм янау сүзләре әйткән”, - диде Орлов.

Эстемирова чәршәмбе көнне үтерелде.

Русия баш прокуратурасының тикшерү комитеты сүзчесе Владимир Маркин “Аңа билгесез 2 кеше һөҗүм иткән. Аны көч белән ак ВАЗ 2107 машинасына утыртып билгесез җиргә алып киткәннәр. Шул ук көнне 16:30-да башына һәм күкрәгенә утлы коралдан атылган Естемированың мәете Ингушетиянең Назрань районы Гази йорт авылы янында Кавказ федераль юлыннан берничә метр читтә такыр юлда табылган”, - диде.

Вашингтонда Ак Йорт Эстемированың үтерелүенә тирән борчылу һәм кайгы белдерде. Кеше хокукларын яклаучы халыкара оешма Эмнести Интернешнл бу үтерү Русиядә цивиль җәмгыятьне бугазлау тырышлыгының дәвамы диде.

Анна Политковская
Моңарчы да Кадыровны тәнкыйтьләүчеләрнең үтерелү очраклары күп булды. Журналист Анна Политковская да, Кадыровның чит илгә качкан элекке тән сакчысы, Вена урамында атып үтерелгән Умар Исраилов та шулар рәтендә.

Новая Газета баш мөхәррире Дмитрий Муратов Эстемирова белән соңгы мәртәбә шулай ук Кадыровка каршы чыккан адвокат Станислав Маркеловның үтерелүеннән соң сөйләшкәнлеген белдерде.

Дмитрий Муратов
“Мин “Наташа, качыгыз, тиз арада качыгыз. Беркем дә ярдам итмәячәк. Инде аларны чикләп торучы бернәрсә дә юк. Сезгә ашыгыч рәвештә аннан качарга кирәк”, - дип әйттем. Ул моны үзе дә аңлавын әйтте”, - ди Муротов.

2 ай чамасы элек Мәскәү Чечнядә террорга каршы киңкүләм чараларның тәмамлануын игълан итте. Әмма шуннан соң анда да, күрше төбәкләрдә дә атышулар һәм шартлатулар арта гына бара.

Русия президенты Дмитрий Медведев бу үтерүгә борчылу белдереп тикшерү үткәрергә кушты. Әмма Муратов Эстемированың үтерелүе Кадыровның Чечнядә ни кадәр бәйсез эш итүен искә төшерде ди.

“Хәзер 2 төп фараз булачак. Берсе Кадыров үтерткән дигән. Икенчесе Кадыровны уңайсыз хәлгә кую өчен үтергәннәр дигән. Һәм барысы да бертуктаусыз шушы ике фараз турында сөйләшәчәк. Ә хикмәт бер дә анда түгел. Илдә конституция гамәлдә булмаган махсус җирләр бар икән, андый җирләрдә һәрнәрсә мөмкин”, - ди Муратов.

Эстемирова Кадыров көчләре Чечнядә үз хакимиятләрен саклап калу өчен кешеләрне көч белән алып китүләрне һәм үтерүләрне арттыра бара дип килә иде. Эстемированың күп кенә тарафдарлары аның үлемен дә эйткән сүзләрен исбатлаучы бер дәлил буларак кабул итә.
XS
SM
MD
LG