Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлы мэриядән 150 мең сум таләп итә


Авария хәлендәге йортта яшәүче казанлы Евгения Воронина шәһәр хакимиятеннән 150 мең сум таләп итә.

Воронина берничә ел дәвамында авария хәлендә булган йортка бернинди эшләр алып бармауда шәһәр чиновникларын гаепли.

2005 елгы мәхкәмә карары нигезендә, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге йортны техник тикшерергә һәм төзекләндерергә тиеш булган. Әмма мәсьәлә агымдагы елны массакүләм мәгълүмат чараларында яңгыраш алгач кына, мэрия капиталь ремонт ясарга вәгъдә итте.

Воронина мәнфәгатьләрен яклаучы Казан хокук яклау үзәге юристлары мораль зыян күрү өчен 150 мең сум түләүне таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать җибәрде.

«Без бүген үк ишелергә мөмкин йортта яшибез», ди Воронина.
XS
SM
MD
LG