Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәнкыйтькә дучар татар оешмалары


“Ватаным” һәм “Сәхибҗамал” оешмаларын хакимияткә сатылуда гаеплиләр.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятен оештыру конференциясендә Ассамблеяга кагылышлы документ кабул ителгән иде. Анда республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмаларына Ассамблея корылтаенда катнашмаска чакырылды. Шулай булуга карамастан, форумда “Ватаным”, “Сәхибҗамал” һәм “Рамазан” оешмалары катнашты. Бүген килеп әлеге оешмалар калган татар оешмалары тарафыннан утка тотыла. Аларны татар мәнфәгатендә берни дә эшләмәүдә, хакимияткә сатылуда гаеплиләр. Без әлеге тәнкыйтьләнгән оешма җитәкчеләре белән очраштык.

Русия татарларының “Ватаным” оешмасы бүлекчәсе рәисе, Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Асадуллин: “Ватаным” бик бәләкәй оешма. Шулай да аның башкарган эшләре шактый. Без республика татар мәктәпләренең методик үзәген төзедек. Ул Уфадагы 65нче санлы татар гимназиясендә эшли. Тукай, Җәлил һәм башка күренекле кешеләрнең кичәләрен үткәрәбез. Бүздәк районындагы Татар милли-мәдәни үзәге белән тыгыз эшлибез. Ректор буларак, уку йортында да телгә алырлык яңалыклар бар. Ислам хокукы буенча белгечләр әзерләү төркеме ачтык. Анда 10 студент кабул иттек. Русиядәге барлык мәдрәсәләр өчен уку әсбаплары басабыз. Мәдрәсә укытучылары өчен укулар оештырабыз”, диде.

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Гөлҗиһан Яһүдинә: “Без өч ел инде хатын-кызлар өчен Ислам укулары оештырабыз. Анда гарәп имлясы, Коръән һәм намаз уку һәм башка йолаларга өйрәтәбез. Мәшһүр татар хатын-кызларының юбилейларын уздырабыз. Безне эшләми диючеләр үзләре бөтенләй бармакка-бармак та сукмаучылар. Оешмабыз сәяси булмаса да, Башкортстан хатын-кызлар оешмасы берлеге аша хатын-кызлар хокукларын яклаучы кануннарның үтәлешен дә тикшерәбез. Анда безнең депутат хатын-кызларыбыз, хокукчыларыбыз бар”, диде ул.
XS
SM
MD
LG