Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

Самарда бик зур әзерлек белән оештырылган мөфти сайлаулары узды. Дини корылтай тигез, югары, күтәренке рухта уздырылды, каршылыклы фикерләр булмады.

Гади татар аңлап та бетермәде бугай, әллә сайлаулар, әллә бүгенге мөфти Вагыйз Яруллинның 75 еллыгын уздыру тантанасы булдымы ул? Чыннан да, делегатлардан күбрәк кунаклар булды. Чакыру кәгазендә ачыктан-ачык мөфти Вагыйз Яруллинның 75 еллыгы күрсәтелгән һәм тантаналы табын турында да әйтелгән иде.

Элеккеге мөфти шул ук эшендә калды, мөфти Яруллинга зур-зур бүләкләр тапшырылды. Яңа президиум сайланды. Мәшәкатьле, борчулы, табынлы корылтайдан соң президиум беренче җыелышын уздырды. Вазыйфаларны бүлештеләр. Җиде әгъза арасында күзгә ташланганы мөфтинең улы 46 яшьлек Талип Яруллин.

Талип Яруллин бик матур тормыш юлы узган ир. Завод эшчесе, солдат хезмәте, җиһазлар җайлаучы, Казан мәдрәсәләрендә югары белем алган зат, өч бала атасы, ун ел буена Самарның иске мәчетендә имам вазыйфаларын үти. Халыкка үтемле вәгазьләр сөйләүче, күркәм холыклы дин әһеле. Чын ирләр тәрбиясе алган шәхес һәм менә шул кеше Самар мөфтиенең беренче урынбасары итеп сайланды.
Самар татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җәмил Вәлиуллин әйтүенчә, мөфти каядыр киткәндә аның вазыйфаларын Талип Яруллин башкарачак.

Яңалык. Быелдан башлап президиум әгъзасы Җәмил Вәлиуллин һәр татар авылында җәмәгатьчелек Шурасы оештырачак. Бу шура авылдагы барча мәшәкатьләрне җитәкчеләр белән бергә үз өсләренә алалар. Ә авылларда бүген чишмәләрне тәртипкә салу, зиярәтләрне, мәчетләрне күркәм төскә китерү, картларны карау, милли-мәдәни тормышны җайга юнәлдерү проблемалы булып тора.
Җәмил Вәлиуллин бу эштә пионер булып санала, беренче булып эшләп күрсәткән ир заты.
Фәрит Әюпов


Ул үзенең Ульян өлкәсендәге туган авылы булган Лабит-Әбдеридә үз акчасына таш мәчет салдырды, мулла китереп аңа йорт өлгертте, терлек-туар бүләк итте, муллага айлык хезмәт хакын түләп тора, зур зиярәт тирәсен тимер койма белән тоттырып буяп та куйды. 62 яшьлек Җәмил әфәнде шул ысул белән авыллардан читкә китеп эшкуарлыкта уңышка ирешкәннәрне үз туган төбәкләренә ярдәм итүләрен оештыру нияте белән олуг мәшәкатьләргә чумып яши. Татар халкының телен, динен, мәдәниятен саклап калыр өчен тырыша һәм үз тирәсенә шундый ук кешеләрне туплый белә.

Мөфтинең тагын бер урынбасары итеп Фәрит Әюповны сайладылар. Фәрит әфәнде 5 елдан бирле 30-нчы мәхәллә рәисе, чын мәгънәсендә Ходай Тәгалә бүләк иткән дизайнер сыйфатларына ия ир. Самар Җәмигъ мәчетендәге барлык яңалык, матурлык, иркенлек, яктылык, затлылык Фәрит Әюповның хыял җимеше.

Ульян өлкәсенең Чиркли авылында туган Фәрит 58 яшендә дә гаскәр хезмәтенә алырлык егетләр дәрте белән иҗат итә һәм һәр ниятен тормышка ашыра белә, чөнки ул үз тирәсенә иҗатчыларны тупларга сәләтле инженер.

Мәскәүдә яшәүче граф Петр Шереметьев Фәрит Әюпов турында болай язган: “Дин Исламга ихтирамым йөрәк түреннән чыга. Архитектор, төзүче буларак Самар Җәмигъ мәчетендәге гүзәллеккә сокланып яшим.”

XS
SM
MD
LG