Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗбүри күчеп кайтучылар пикетка чыга


Иртәгә мәҗбүри күчеп кайтучылар Татарстандагы федераль миграция хезмәте бинасы каршында пикет оештырачак. "Комсомольская правда" язуынча, инде 10 елдан артык республикага күчеп кайтучы 327 кеше, канун нигезендә торак сатып алу өчен бирелергә тиешле акчаны ала алмый.

Күчеп кайтучыларны торак белән тәэмин итү Русия күләмендәге «Торак» программасы нигезендә каралган. Анда чернобыльдә булучылар, хәрбиләр һәм мәҗбүри күчеп кайтучылар бер төркемгә кертелгән. Төрле сәбәпләр белән эштән киткән хәрбиләр өчен 250 гаиләгә караган йорт төзелә, ә безгә берни юк, ди күчеп кайтучылар.
XS
SM
MD
LG