Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кантюковканың асыл егете


Башкортстан татарлары кайда гына яшәсә дә, нинди генә вазыйфалар башкарса да, үз халкының намус көзгесенә, аның горурлыгына әверелә.

Татарстанда да Башкортстан татарлары бихисап. Дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, күренекле шагыйрьләр һәм язучылар, атаклы галимнәр – академиклар, фән докторлары һәм башка югары дәрәҗәле һөнәр ияләре Башкортстан татарлары рухи мәркәзебез Казанда.

Иң эре сәнәгать ширкәтләренә җитәкчелек итүчеләр арасында да бар якташлар. Рәфкать Габделхай улы Кантюков нәкъ менә шуларның берсе. “Таттрансгаз” берләшмәсенең генераль директоры ул. Рәфкать әфәнденең тормыш юлы һәм эшчәнлеге, туган ягында башкарган игелекле эшләре хакында күптән инде яхшы билгеле.

Аның ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә күрсәткән саваплы гамәлләре хәтта төрле бүләкләр белән дә билгеләнде. “Алтын йөрәкле шәхес” дигән бүләк кенә дә аның бар асылын күрсәтә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчаларына, мәктәпләргә, балалар йортларына, иҗат кешеләренә, спортчыларга һәрдаим матди ярдәм бүлеп тора Рәфкать Кантюков. Ул җитәкләгән куәтле ширкәт шулай ук мәчетләр һәм чиркәүләрне төзекләндерүгә дә зур күләмдә акчалар бүлә.

Рәфкать Габделхай улы үзенең якташларын да ярдәменнән ташламый. Әти-әнисе гомер кичергән Стәрлетамак районы Кантюковка авылы кешеләре аның әллә күпме игелекле эшләре өчен рәхмәтле бүген. Аның хәйриячелек эшләрен саный башласаң, очына чыга алмассың. Әмма иң игелекле гамәлләреннән Кантюковканың зиратын тәртипкә китерү, аның коймасын һәм капкаларын бик матур итеп эшләтүе, авыл урамнарында юллар салдырган өчен аеруча рәхмәтле якташлары Рәфкать әфәндегә.

Кантюковка халкы белән аралашуда һәммә кеше Рәфкать Кантюковның саваплы эшләре хакында сөйләде. “Авылыбызны матурлауга, мохтаҗларга ярдәм итүгә Рәфкать Кантюковның керткән өлеше бәяләп бетергесез”, ди 80 яшьлек Лилия апа Корманаева.

Лилия Корманаева сүзләренчә, әле Рәфкать Кантюков авылны матурлауга киләчәккә дә зур планнар кора. Рәфкать әфәнденең әтисе Габделхай ага да сиксән биш яшенә җитеп килә. Әле дә бик теремек. Булдыклы улы белән горурлануын әйтә ул.

Рәфкать Кантюковның туган авылы өчен башкарган иң зур эше, иң күп чыгымнар таләп иткәне, әлбәттә инде, мәһабәт мәчет төзетү булды. Ике ел эчендә төзелеп бетте ул. Матурлыгы һәм зиннәтлелеге белән бу авыл мәчетенә, әлегә, Башкортстандагы бер генә мәчет тә җитми. “Икенче Кол Шәриф мәчете” бу дип зурларга да өлгерделәр аны районда. Кантюковка мәчетенең эче дә, тышы да мәрмәр белән бизәлгән, төсле витражлар куелган, гөмбәзләре алтын белән каплатылган. Мәчетнең үзенең зур бакчасы, матур күле дә булдырылган. Бу эшләрнең барысы да авылның “Гадел” мәхәлләсе имамы Раил хәзрәт Корманаевның күзәтүе һәм файдалы киңәшләре ярдәмендә башкарылды.

Мәчеткә төзелеш эшләренә матди ярдәм иткән Рәфкать Кантюковның әнисенең исемен бирергә - “Суфия мәчете” дип кушарга булдылар. Динне тоткан Суфия апа үзе исән чагында ук авылда Ходай йорты төзелүен теләп йөргән булган.

“Рәфкать кардәшебез бар тирә-якка дан булырлык мәчет төзетеп, авылыбызга иман нурын арттыруга үз өлешен кертте”, ди Раил хәзрәт Корманаев.

Раил хәзрәт Корманаев Кантюковкадагы “Гадел” мәхәлләсенә җитәкчелек иткән елларда бар авыл халкы ихтирамын яулады. Үзенчәлекле шәхес ул Раил хәзрәт. Авылда дин әһеле генә түгел, ә староста да, депутат та ул. Авылдашларының көнкүрешен җиңеләйтү өчен дә хәстәрлек күрә. Әле авылның бер урамына газ кертәсе бар, ди ул. Бу эштә дә атаклы авылдашлары Рәфкать Кантюковның ярдәменә өмет тота.

Казанган акчасын мохтаҗларга да юмарт өләшүче милләт егете башкаларга да яхшы үрнәк. Татар һәм башкорт байларының, танылган эшкуарларның саваплы эшләрен яшь буын милләттәшләр дә эләктереп алыр, Алла теләсә.
XS
SM
MD
LG