Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Мексика Канада ватандашларына виза кертте


Мексика Оттаваның Мексика ватандашларына Канадага виза кертүенә җавап итеп Канада рәсмиләренә дә үзенә килү өчен виза билгеләде. Бу хакта Мексика тышкы эшләр министры Патрисия Эспиноса хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, Мексика Канадага виза кертелүенә ризасызлык белдерә һәм бу карарның тиздән гамәлдән чыгарылачагына өмет итә.

Бу атнада шулай ук Канада рәсмиләренә визаны Чехия билгеләде. Сишәмбе көнне Канада визаны Чехия һәм Мексика ватандашларына кертте. Моның сәбәбе итеп Оттава бу илләрдән сыену сораган кешеләрнең саны артуын белдерде.

XS
SM
MD
LG