Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Ринат Гатауллин фикеренчә, башкорт һәм татарларның уртак мөрәҗәгатькә кул куюы, Мортаза Рәхимовның Мәскәүгә басым ясап маташуында Казанны да үз максатларында файдалануга ирешкән.

Күптән түгел Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев һәм Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Русиянең милли сәясәтен, дәүләт корылышындагы тенденцияләрне тәнкыйтьләгән уртак мөрәҗәгатькә кул куйдылар. Хаклы рәвештә әлеге мөрәҗәгать җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну һәм шул үк вакытта бәхәсләр дә уятты. Башкортстан җирлегендә исә әлеге документның эчтәлегенә караганда аны имзалау тәртибе бәхәсләрне ныграк куертты.

Шулай, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов әйтүенчә, бу документ Башкортстан хакимияте коридорларында республика башлыгы Мортаза Рәхимов астына “су китүе” сәбәпле туган. “Башкортстан җитәкчелегенең хәле мөшкелләнә башладымы, башкортлар татарлар белән уртак тел эзли башлыйлар. Ә татарлар дип алар фәкать Татарстандагы татарларны гына исәплиләр, Башкортстандагыларны исәпкә алу да, аларның мәнфәгатьләрен санга сугу да юк. Шуңа күрә әлеге документ шактый дәрәҗәдә сепарат сөйләшүләр нигезендә туган. Киләчәктә Казан ягы алай эшләмәс дип ышанасы килә”, ди Рамил Бигнов.

Башкортстандагы Көнбатыш (татар телле) башкортлары корылтае җитәкчесе, профессор Ринат Гатауллин фикеренчә, әлеге документка Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировтан имза куйдырып, Мортаза Рәхимов Мәскәүгә басым ясап маташуында Казанны да үз максатларында файдалануга ирешкән.

“Мортаза Рәхимов Мәскәүне башта “Московский комсомолец” газеты аша сүкте, аннан соң моны Башкортстан халыклары Ассамблеясындагы чыгышында дәвам итте. Һәм менә искә алган документ, чынбарлыкта, Мортаза Рәхимовның Мәскәүгә басым ясавының өченче сериясе булып тора, татар факторын да файдаланып”, ди Гатауллин.

Бәлки андый мөрәҗәгатьне кабул да итәргә кирәк булгандыр, әмма ул Башкортстан ягына күбрәк кирәк булгач, Ринат Закиров Башкортстандагы милләттәшләре мәнфәгатьләре исәпкә алынуын шарт итеп куярга тиеш иде. Ул алай эшләмәгән, ягъни, тулысынча башкорт арбасына утырган, дип белдерде Ринат Гатауллин.

Мортаза Рәхимовның Мәскәүгә басым ясап маташуын, Ринат Гатауллин Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьев өстеннән мәхкамә башлануына бәйли. “Әлеге процесста, Изместьевка тагылган кайбер җинаятьләрнең Рәхимовныкы дип танылуы ихтимал. Мондый шартларда Рәхимов чарасызлыктан “кыюлана”, Мәскәүне башкорт факторы белән куркытырга маташа”, ди ул.

Башкортстандагы керәшеннәр җәмгыятенең Бакалы районы бүлекчәсе вәкиле Леонид Чернов исә, бу документның эчтәлеге керәшеннәр лидерлары белән каралмаган, шуңа күрә Ринат Закиров аңа фәкать мөселман татарлар исеменнән генә кул куярга хаклы, дип белдерде.

Чынлап та, үзләренә кирәккәндә Татарстанга барып татарлар белән үбешсәләр дә, башкорт элитасы Татарстан өчен мөһим вакытларда һәрдаим Татарстанга аяк чалу белән мәшгуль. Моны дәлилләү өчен, Башкортстан депутатларының Русия Дәүләт думасында да, Федерация советында да Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә расланганда дәррәү каршы тавыш бирүләрен искә алу да җитәдер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG