Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:37

Төркия кебек җитди проблемалары булган илләрдә хакимияттәге сәясәтчеләр халыкның дикъкатен төп проблемалардан әһәмиятлерәк темаларга тартуда оста була.

Чөнки гомумән халык үз көндәлек тормышыннан башка нәрсәләр турында бик аз белә. Экономик кризис барлыгын кибеттә бәяләр күтәрелгәч, үзе яки якыннары эшсез калгач сизә.

Төркиядә хакимияттә инде җиде елдан бирле Гаделлек һәм Тәрәккыят, яки кыскача АК партия тора. Беренче дүрт-биш елда кайбер уңышларга иреште. Ләкин соңгы ике елда, дөньядагы экономик кризис аркылы да, байтак өлкәдә җитешсезлекләре сизелә башлады. Нәтиҗәдә премьер-министр Әрдоган һәм хөкүмәт халыкны тынычландыру өчен төрле вәкаләтләр биреп, аларны өметләндерү, бу да барып чыкмагач, асылда халыкны бик тә кызыксындырмаган темаларга дикъкатен җәлеп итү тактикасын куллана башлады.

19 июльдә Төркиядә барлык биналарда, очкычлар мәйданында, уку йортлары, эш урыннары, рестораннар, кафелар кебек җирләрдә тәмәке тарту тыелачак. Төркиядә 22 миллион кеше тәмәке тарта. Ә бу тыю сәламәтлекне саклау аргументы белән тормышка ашырылачак. Динчеләрнең алкогольле эчемлекләргә кебек, тәмәкегә дә каршы булулары сизелә. Инде тәмәкене тыйган бу хөкүмәт моннан соң алкогольле эчемлекләрне, бәлки аннан башка нәрсәләрне дә тыячак дигән курку да юк түгел. Менә шулай итеп, бер мөддәт халыкның дикъкатен моңа җәлеп итте.

Үткән атна азагында исә премьер Әрдоган Көнчыгыш Төркестанда булган канлы вакыйгалар сәбәпле, кытайларны геноцидка охшаш бер хәрәкәт оештыруда гаепләп, Төркиядә байтак динче һәм радикал милләтченең аны хуплавына иреште.

Төркия үзе әрмәннәрнең геноцид гаебәннән качканда, башка бер илне шул ук дәрәҗәдә гаепләве, дипломатик яктан акыллы кебек күренмәсә дә, матбугат белән халык өчен яңа бер тема табылган булды. Ләкин Кытай шунда ук Әрдоганнан сүзләрен төзәтергә чакырды, бу да төрек тышкы эшләр министрлыгын авыр хәлдә калдырды.

Атна башында исә бу юлы зур тантана белән Төркия аша Европа илләренә узачак Набукко проекты нигезендә газ үткәргечен салу буенча килешүгә Анкарада кул куелды. Ләкин шушы үткәргечкә газ кайдан киләчәген беркем дә белми. Хөкүмәт зур проектлар белән халыкның күзен бәйләүне дәвам итсә дә, экономика үз кануннары белән хәрәкәт итә. Бу турыда бәхәсләр барганда тәмәкегә генә түгел, бензинга да бәяләр күтәрелде. 16 июльдә исә Истанбул шәһәр мәҗлесе суның бәясен 8,5 %-ка күтәрү карарын кабул итте.

Төркиядәге эш бирүче һөнәр берлекләре конфедерациясе апрель аенда эшсезләр санының соңгы 12 айдагы үсешнең 55,1%-ка күтәрелүен игълан итте. Ә май һәм июнь өчен саннар әлегә билгеле түгел. Соңгы бер елда эшсезләр саны 1 миллион 285 меңгә үсеп, 3 миллион 618 меңгә җиткән. Бу әле рәсми саннар. Эшкә керергә җыенган яшьләр бу статистикаларда юк. Яшьләр арасында эшсезлек 26,5 %, димәк, һәр дүртенче яшь кешенең берсе эшсез.

16 июльдә профессор Кая Аҗлан: “Бу эшсезлек социаль шартлауга илтәчәк”, дип кисәтүе хөкүмәткә карата бик җитди тәнкыйть булып тора.

Мәгълүм, түрәләр мондый җитди түгел, ә иң вак тәнкыйтьләрне дә ишетергә теләми. Ярый әле Төркиядә тәнкыйтьләү иреге бар. Әгәр дә эшсезлек, инфляция халыкның сөягенә терәлсә, бернинди дә хөкүмәт хакимияттә кала алмас. Моның үрнәкләре үткәндә дә булды. Кыскасы, Төркия ни хәтле томаланса да, экономик җитешсезлекләр дөньяга чыга тора.

XS
SM
MD
LG