Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсионерларны шешә җыю коткара


Гөлйөзем апа
Гөлйөзем апа

Русия хөкүмәте пенсияләрне арттырып тора, әмма бәяләрнең үсүен бу вак-төяк арттырулар барыбер куып тота алмаячак, ди әлеге акчаларның рәхәтен күрмәүчеләр.

Гөлйөзем апа һәркөнне дип әйтерлек Лядов урамындагы буш шешәләр җыю урынына килә. Бу урам Казан шәһәренең ”Соцгород” бистәсендә. Ул җыештыручы булып эшли торган кафе да шешә җыю урыныннан ерак түгел. Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә яшьләр күп булып җыелышып кәеф-сафа корып утырганга сыра шешәләре дә күп җыела, ди Гөлйөзем апа.

“Йорт төзибез. Өй салырга акча җитми. Шуңа шешә дә тапшырам. Аннары исән-сау вакытта мин өйдә ятуны яратмыйм. Гомер буе эшләдем. Авылда яшәдем, колхозда эшләдем. Өйдә яту минем өчен авыру кебек. Кеше арасында бу гамәлемнән тартынмыйм, чөнки кеше таламадым”, ди Гөлйөзем апа.

Пенсия яшенә җиткәнче Чуашстанның Чишмә авылында яшәгән ул. Менә 9 еллап инде Казанда. Улы белән тора. Йортны да бергәләп салалар икән. Пенсия акчасы да алам, кафеда да эшлим, шешә дә тапшырам, улым да хатыны белән эшли, барыбер җитенкерәми шул, ди Гөлйөзем апа. Тормыш авырлыгы аны һәркөнне дип әйтерлек шешәләр белән шыплап тутырылган ике капчыкны арбага салып тартып йөрергә мәҗбүр итә.

Эчкечеләрнең күбесе үлеп беткән

Елена Яласка
Шешә җыючы Елена Ялакаскага иртәдән кичкә кадәр бу эсседә басып торган өчен хуҗалары 200 сум түли икән. “Соцгород” бистәсендә якын тирәдә нәкъ шундый ук шешә җыю урыннары Максимов һәм Челюскин урамнарында бар икән. Ялакаска сүзләренчә, бер хуҗага карасалар да үзара конкурентлар икән.

“Безгә шешә китерүчеләрнең күпчелеге татар әбиләре. Аларның пенсияләре бик аз бит. Кайберләре 2500 мең сум гына ала. Шулай ук сукбайлар һәм эчкечеләр дә китерә. Волгоград урамында алар бигрәк тә күп. Ә бездә алай күп түгел. Күбесе эчеп үлеп бетте инде”, ди Ялакаска.

Бөтен нәрсә кризиска сылтана

Гомәр абый да әлеге шешә җыю урныннан ерак тормый. Үзе ул спиртлы эчемлекләрне авызына да капмый икән. Каты итеп чәй эчүне хуп күрә. Улының дуслары белән эчкән сыра шешәләрен китергән.

“Мин бик сирәк киләм монда. Бүген 3 сум 40 тиенлек тапшырдым. Зур акча түгел-түгелен дә, тик өйдә комачаулый ул шешәләр. Аяк астында шалтыр-шолтыр килеп йөри.

Мин үзем пенсиядә. Пенсия, урыслар әйткәндәй, прямо скажем зур проблема. Дөнья әкрен-әкрен генә кыйммәтләнә. Бөтен нәрсәне хәзер кризиска сылтый башладылар. Әле ярый кризис дигән “дару”ны уйлап таптылар. Бөтен җирдә кризис, бер генә сүз дә әйтеп булмый.

Минем пенсиям 5 300 сум. Торак хуҗалык идарәсе бик каты талый. 2000 сумнан артык шуңа түлим”, ди Гомәр абый.
XS
SM
MD
LG