Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Удмуртия республикасының наркотиклар әйләнешен тикшерү идарәсе «Сообщи, где торгуют смертью» - “Кайда улем тараталар – хәбәр ит!” дип аталган акциягә нәтиҗә ясады.

“Республикада яшәүчеләр тәртип һәм иминлекне саклау органнарының бу акциясен хуплады һәм бик актив рәвештә катнашты”, дип ассызыклап үтте наркотиклар әйләнешен тикшерү идарәсенең бүлек җитәкчесе Татьяна Романова.

Акция ун көн дәвам иткән. Тәүлек буена кешеләр наркотик матдәләр таратучылар турында хәбәр итеп торган. Татьяна Романова сүзләренчә, хокук саклау органнарына барлыгы йөзгә якын кеше шалтыраткан. Аларның кырыкка якыны информацион характерда булган.

Шулай ук гаилә әгъзалары үзләренең якыннарының наркотиклар куллана башлауларын, алар белән ничек сөйләшергә, бу юлдан тартып алу һәм дәвалау өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында киңәшләр сорап шалтыратучылар саны да аз булмаган. Телефоннан шалтыратучыларның бер өлеше наркотиклар сатучылар турында мәгълүмат җиткергән. Татьяна Романова бер мисал да китерде.

“Ижау шәһәренең Ленин районында яшәүче бер ир-атның даими рәвештә наркотиклар сатуын хәбәр иттеләр. Ул моннан тыш бу өйдә яшәүчеләргә дә куркыныч тудырган. Тәртип саклаучылар әлеге информацияне тикшерделәр. Дөрестән дә, ул кешене тоткарладылар. Аңа карата җинаять эше ачылды, хәзер тикшерү эшләре алып барыла”, диде Татьяна Романова.

Татьяна Романова сүзләренчә, барлык хокук саклау органнарының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә ун көн өчендә 35 җинаять ачыкланган, канунсыз әйләнештән 235 грамм наркотик матдәләр алынган. Шулай ук “кайнар телефон” линиясе эшләгән, һәм тагын гражданнарны кабул итү алып барылган. Кемнең нинди проблемасы бар, аларны чишү юлларын эзләп килүчеләрне наркотиклар әйләнешен тикшерү идарәсе белгечләреннән тыш, шулай ук башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә кабул иткән. Аеруча игътибар яшүсмерләргә юнәлтелгән. Наркологлар белән очрашулар оештырылган.

«Акция төгәлләнде, әмма наркотикларга каршы көрәш туктатылмаячак. Наркотикларны таратучыларны, аларны саклау һәм куллану токталарын ачыклау дәвам ителә”, диде Татьяна Романова.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, Удмуртиянең эчке эшләр министырлыгының икътисади җинаятьне ачыклау бүлеге хезмәткәрләре агымдагы елда милли проектларга бәйле 18 җинаятьне ачыклаган. Аларның күп өлеше милли проектның авыл хуҗалыгы тармагына бәйле.

Алар буенча 11 җинаять эше инде ачыкланган һәм мәхкәмәгә тапшырылган. Җиде кешегә карата хөкем карары чыгарылган. Бер мисал. Бер акционерлык җәмгыятенең җитәкчесен бюджет акчасын үзләштерүдә гаепләделәр. Күпфатирлы өй төзү өчен бюджеттан 20 миллион сум акча күчерелгән оешма хисабына. Әлеге өй тузган торакта яшәүчеләрне күчерергә төзелергә тиеш булган. Әмма өй дә салынмаган, оешма хисабында акча да юк икән.

XS
SM
MD
LG