Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросын “Айсылу” төзиячәк


Казан метросының дәвамын төзер өчен Франциянең Ле Крезо шәһәрендә җир асты юлын казу җиһазы сатып алынган. Җиһазга “Айсылу” исеме бирелгән, дип хәбәр ителә.

Бүгенге көндә Казан метросын төзү ширкәтендә “Алтынчәч” һәм “Сөембикә” исемле ике җиһаз бар.

“Айсылу” Казанга Марсель һәм Ростов шәһәрләре аша су юлы белән 2009 елның сентябрендә кайтып җитәчәк.

Яңа заманча җиһаз 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага метро төзелешен тизләтер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG