Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның иң кыйбатлы һәм арзанлы илләре билгеләнде


Европаның Eurostat исемле статистика идарәсе Европаның 37 илендә 2.5 ярым товар һәм хезмәт күрсәтү бәяләрен чагыштырып иң кыйбатлы һәм арзанлы илләр исемлеген бәян итте. Тикшеренүдә Русия һәм Украина катнашмаган.

Европаның иң кыйбатлы иле – Дания. Биредә яшәү уртача Европа белән чагыштырганда 41% кыйбатрак. Даниядә ашау-эчү, коммуналь хезмәтләр һәм транспорт кыйбат, диелгән хисапта.

Иң кыйбатлы илләр арасында шулай ук Норвегия һәм Швейцария бар.

Үзәк һәм көнчыгыш Европа илләренең иң кыйбатлары – Словения, Эстония, Латвия, Чехия, Маҗарстан һәм Словакия.

Европаның иң арзанлы иле – Македония. Шулай ук арзанлы тормышны Болгарстан, Романия, Литва һәм Польшада табып була, диелгән хисапта.

XS
SM
MD
LG