Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев “Русия юллары” ширкәте төзүне хуплады


Русия президенты Дмитрий Медведев “Русиянең машина юллары” дигән дәүләт ширкәтен төзү турындагы канунга кул куйды.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яңа ширкәтнең эше илдә машина юллары һәм юл буенда кирәкле кунакханә һәм ашханәләр кебек корылмалар төзү булачак.

Канун юллар төзүгә халыкара инвесторларны чакыруны рөхсәт итә.
XS
SM
MD
LG