Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:14

Элекке совет блогы илләренең бер төркем аналитиклары һәм элекке сәясмәннәре Барак Обама идарәсенә дипломатик һәм иминлек бәйләнешләрен нык кына көчәйтергә чакырып ачык хат юллады.

Шулай итмәгәндә, Салкын сугыштан соң демократиягә таба адымнар ясарга, төбәкне атлантикара килешүләргә тартырга ярдам иткән хезмәттәшлек юкка чыгарга мөмкин дип кисәтә хатны имзалаучылар.

Ачык хат Польшаның “Gazeta Wyborcza” басмасында атнакич басылып чыкты.

Аны 22 кеше имзалаган. Алар күренекле аналитиклар, элекке тышкы эшләр министрлары, элекке премьер-министрлар һәм Литва, Латвия, Эстония, Словакия, Чехия, Польша, Маҗарстан, Болгарстан, Романиянең элекке президентлары.

Хатны имзалаучылар үзләрен АКШның Тимер пәрдәне алып атарга ярдәм иткән өчен әле дә бурычлы беректәшләре дип атый.

Обамага мөрәҗәгать итүчеләр Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре гомүмән алганда тотрыклы, Америка яклы һәм Атлантикара интеграция сукмагыннан ныклы атлый дигән ялгыш тәэсир сәбәпле АКШның тышкы сәясәтендә игътибар үзәгеннән читләштрелде дип борчыла.

Алар АКШ белән тыгыз хезмәттәшлектә булган төбәккә киресенчә күп кенә куркынычлар яный ди – НАТОга скептик караучы һәм АКШка аеруча тәнкыйтьчән мөнәсәбәттә торучы ватандашлардан да, “XXI гасыр тактикасы белән XIX гасыр максатларына ирешү өчен” Европага әйләнеп кайткан Русиядән дә.

Хатны имзалаучыларны бигрәк тә НАТОның яңа әгъзаларын саклый алачагына шикләр һәм күрше тирәләрендә элекке совет тәэсирен арттыра баручы Русиянең көчәюе борчый.

Чехиянең элекке саклану министры һәм Русиядәге илчесе Любош Добровский Азатлык радиосына бу төркем Обаманың АКШ белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуын шул ук вакытта Мәскәүне төбәктәге агрессиясе өчен җаваплы итүен тели диде.

Любош Добровский
“Минем өчен иң мөһиме президент Обаманың мөнәсәбәтләрне яхшыртуны дәвам иткәндә русияле коллегаларыннан безнең Урта һәм Көнчыгыш Европа таләпләрен аңлавын шарт итеп куюы. Алар безгә үз ракетлары белән янаудан тукталырга, үз гаскәрләренә суверен Грузия җирләреннән, Көньяк Осетия һәм Абхазиядән китәргә кушарга тиеш”, - диде Добровский.

Хатта Русиянең Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендәге атлантикара юнәлешкә һәм омтылышларга каршы энергия блокадалары белән дә, киңкүләм матбугат чараларында манипуляцияләр белән дә каршы чыгуы “безнең башкалаларда борчу” тудырды диелә.

Анда шулай ук Обама Русия белән мөнәсәбәтләрдә “көнбатышның мәнфәгатьләрен тар итеп күрү” “тиешсез чигенешләргә” китерергә мөмкин дип кисәтелә.

Софиадагы Либерал стратегияләр үзәге башлыгы, бу хатны имзалаган Иван Крастев бу хат Вашингтонның кылган яки кылмаган берәр гамәленә җавап буларак түгел, ә яңа сәясәтне коруга өлеш кертү омтылышы буларак язылды ди.

“Бу Обама идарәсенең берәр гамәле белән бәйле түгел, бу күбрәк безнең ишарәләр җибәрү омтылышы. Чөнки без хәзер Обаманың Европа сәясәте формалаша дип исәплибез”, - диде Крастев.

Крастев шулай ук бу хат Русиягә каршы чыгуны аңлатмый, ә үзенең Европага карата элекке сәясәтенә кайтуын яшерүче Русиягә карата Кушма Штатларның мөнәсәбәтенә чынлап торып борчылу булуын күрсәтә ди.

Аның әйтүенчә, хатта әйтелгән төп фикерләрнең берсе - әгәр дә Кушма Штатлар Үзәк һәм Көнчыгыш Европага таянырга тели икән, Обама идарәсе аның Европадагы ролен көчәйтергә тиеш.

Хатта шулай ук Вашингтонның Польша белән Чехиядә ракета калканы урнаштыру килешүләреннән Варшау һәм Прага белән киңәшләшмичә чыгуы яки моңа Русияне артык якын җибәрүе төбәктә Кушма Штатларга карата ышанычны киметәчәк диелә.

Әлегә Вашингтоннан бу хатка рәсми җавап ишетелмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG