Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яшенле юл” коткарырмы?


Татарстанда юл казаларын әзәйтү максатыннан зигзаг сызыклар ясарга ниятлиләр. Әлегә ул республиканың Биектау авылында гына бар.

Кытайдан кайтартылган кызыл автобусларның ватылуы матди югалтулар гына түгел, ә кеше гомеренә дә зур зыян сала башлады. Казанда ике көн рәттән әлеге автобуслар катнашында берничә юл казасы булды. Күп очракта йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы сәбәп булса, берсендә автобусның кинәт туктату җайланмасы эшләмәү казага китергән, ди “Эфир” телеканалы. Әлеге хәлдә 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Рәсми булмаган мәгълүмат чараларында исә, казаның автобусның ватылу сәбәпле булганы киң җәмәгатьчелеккә таратылмый, диелә. Чөнки болай булганда Русиядә йөри торган барлык Кытай автобусларының тормозларын тикшерергә кирәк булачак. Аның нәтиҗәсендә исә автобуслар кеше йөртергә яраксыз дип тә табылырга мөмкин.

Казан хакимияте матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров исә, автобусның тормозы тотмаган дигән хәбәрне инкарь итә.

“Тормозы тотмаган дип кем әйтте? “Эфир”сөйли. Әмма аның мондый нәтиҗә чыгарырга вәкаләте юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре сәбәп башкада ди. Автобусның техник халәтен тикшергәннән соң, алар казада йөртүчене гаепле тапты. Алдагы автобус кискен туктау сәбәпле, арттагысы тиешле араны тотмаган, шуның аркасында бәрелеш булган”, ди Хәйдәров.

Соңгы вакытта кызыл автобусларның төзеклегенә зараланучылар күп, алар гомуми тикшерү аша үтмәс микән дигән сорауга Ләззәт Хәйдәров болай җавап бирде.

“Зур автопарклардагы автобусларны һәр көн юлга чыгар алдыннан тикшерәләр. Моннан тыш алар елына ике тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус урында тикшерелә. Шулай ук алар тарафыннан һәрдаим “автобус” оперциясе үткәрелә. Аның барышында исә, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда бара торган төрле автобусны туктатып аны тикшерә ала”, ди Хәйдәров.

Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда быел кызыл автобуслар катнашында юл казалары 13% арткан.

Республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе исә, Татарстанда казаларны әзәйтү юлларын эзли. Күптән түгел ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов кушуы буенча юлда зигзаг сызыклар барлыкка килде. Әлегә ул бер җирдә генә – республиканың Биектау авылында сызылган. Ул авыл Казан янында ук. Ни өчен монда яңалык кертелгән? Чөнки бу урында һәрдаим машиналар юлны кисеп чыгучыга бәрдерә икән. Былтыр биредә бер әбинең көпчәк астына эләгеп үлүе дә билгеле.

Әлегә мондый сызыклар Британия белән Австралиядә генә бар. Күптән түгел аны АКШта да ясый башлаганнар. Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре бу яңалыкның, юлларда казаларның әзәюенә китерәчәгенә өметләнә, ди Ләззәт Хәйдәров.

“Әлеге сызыклар җәяүлеләр чыга торган җирләрдә, автобус тукталышлары янында ясалган. Психологлар тикшерүенчә, яшен рәвешендәге юл сызыклары, машина йөртүчеләренең игътибарын арттыра. Бер сызыклы гына юлдан хәрәкәт иткәндә, арган йөртүчеләр хәтта йокыга да китергә мөмкин. Мондый сызыкларны күреп исә, ул тизлекне киметеп, игътибарын арттырачак”, ди Ләззәт Хәйдәров.

Биектауда яшәүчеләр һәм бу юлдан һәрдаим йөреп торучылар исә әлеге сызыкларга төрле мөнәсәбәттә. Кайсылары аның файдалы булуына ышана, икенчеләр юк.
- Мин бу тукталышта сатучы булып эшли. Күзәтеп торам. Сызык ясаганнан соң машина йөртүчеләр әкеренерәк йөри башлады. Димәк файдасы бар.
- Миңа 60 яшь инде, ак сызык ясап кына куркыта алмаслар. Әмма яшьләргә кирәк. Алар бит алдын-артын карамыйча чаба, күзләрендә ут, хет ике шлагбаум куй, барыбер бәреп китәләр.
- Тәэсире була торгандыр инде, кирәк кешегә, кирәк, кирәкмәгәненә юк.
- Былтыр бу урында бер карчыкны бәреп киттеләр. Яңа сызыкны күреп кайсы туктый, кайсы ничек очып килә, шулай китә.

Әлегә зигзаг рәвешендәге сызыкның бер тавыштан файдалы, яки файдасыз икәнен әйтеп булмый. Шунысы хак, ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 6 ай эчендә бу урында бер юл казасы да булмаган. Тиздән мондый сызыкларны Казан – Оренбур юлының Әлмәт тирәсендә дә ясамакчы булалар.
XS
SM
MD
LG