Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның татар йорты ачылды


"Милли авыл" комплексында "Татар йорты"
"Милли авыл" комплексында "Татар йорты"

Оренбурның “Милли авыл” мәдәни комплексында “Татар йорты” ачылды. Хәзер үз өендә үз көнен татар ничек күрә? Җавапны татар утарының тормыш-көнкүреш музееннан эзләп карыйк.

“Милли авыл” – ул рус, татар, украин, казакъ, мордва, башкорт, чуваш, белорус, әрмән, немец йортларын тәкъдим иткән һәм мәдәни мохтариятләр вәкилләрен бер урынга җыйган һәм Русиядә бердән-бер парк – музей. Аларның һәркайсында тарих һәм мәдәният музее, китапханә, милли ашлар кафесы, газет редакцияләрен ачу күздә тотыла.

Киләсе елларда өлкәдә яшәүче таҗик, үзбәк кебек башка милләтләр дә һәм гаскәри казакълар да үз йортларын төзү теләген белдерәләр.

Татар йорты алты почмаклы итеп агачтан эшләнгән. Анда халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган этнографик экспонатлар җыелган. Музейны караучы итеп Гөлйөзем Улумбекова билгеләнде.

"Милли авыл"дагы татар рестораны бинасы


“Музей көндезге бердән алып, кичке сигезгә кадәр эшли. Кичен кеше күбрәк була, гаиләләре белән дә киләләр. Музей өчен дип экспонатлар да китерүчеләр бар. Мәсәлән, Икенче дөнья сугышы ветеранының гаиләсе 1947 елны Саратовта сатып алган гармун китерде. Татарлар гына түгел, башка милләтләр дә бездә күп була”, диде Гөлйөзем Улумбекова.

Ул тумышы белән Шарлык районы Яңамуса авылыннан. Әлеге авыл халкы да, Гөлйөзем ханым кебек, музейга күп экспонатлар бүләк иткән. Димәк, милләт өчен үз өлешен керткән.


Ә “Татарстан” ресторанына милли ризыклар әзерләү өчен Татарстаннан махсус пешекче Руслан Грецаев белән технолог Людмила Ионованы чакырып китергәннәр.

“Ресторанга килүчеләр аеруча: чәк-чәк, гөбәдия, бәлешне яраталар”, диде Людмила. “Июльнең егерме бишендә, бөтен йолалары белән, татар туен үткәрергә җыенабыз”, диде Руслан.

Татар утарының музее һәм рестораны үз эшен башлап җибәрде, инде чират “Яңа вакыт” газеты редакциясе белән кибеттә калды.

Гөлйөзем Улумбекова һәм музейны карарга килгән Марат Әбсәләмов
XS
SM
MD
LG