Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис: телефон шалтырамый, торбадан су акмый


Фидаил Маҗитов китапханәләр белән элемтәгә керә алмый
Фидаил Маҗитов китапханәләр белән элемтәгә керә алмый

Чаллыдагы китапханәләрдә телефоннарны өзә, су краннарын яба башладылар. Сәбәп - түләргә акча юк. Айлар буе сусыз, телефонсыз булсалар да, эшләрен дәвам итәләр. Бу вәзгыятьтән татар китапханәләре дә зыян күрә.

Чаллының китапханәләр челтәре мөдире Венера Гайнуллина “Азатлык”ның әлеге мәсьәлә белән кызыксынуын яратып бетермәде, аңлатма бирүдән баш тартты. Шулай да Венера ханым мондый фикерен әйтте:

“Мәсьәлә матбугатта сөйләрлек дәрәҗәдә түгел, аны күпертергә кирәк түгел. Акча булган саен телефон бурычларын түлибез, инде кайбер китапханәләрдә телефоннарны тоташтырдылар”, диде.

Чаллыдагы 26 китапханәнең кайберләрендә телефонны гына түгел, суны да өзгәннәр.

Бу - рухи кризис

“Моны кризиска сылтыйлар. Китапханәгә су да, телефон да кирәк. Бу - блокадага калу дигән сүз, күңелсез әйбер. Халыкны китапханәдән мәхрүм итәргә ярамый. Халык болай да китап укымый. Дәүләттә рухи кризис башланды. Матди кризистан чыгарбыз. Халыкның гыйльми артта калуы бик куркыныч, рухи кризистан чыгу озакка барачак”, дип бәяләде күренешне язучы Рәшит Бәшәр.

Исемен әйтергә теләмәгән бер китапханәче: “Телефонны өзүләрен, суны ябуларын әйтеп, эштән кууларын теләмим”, диде. Башкалар да шушы фикердә торды.

Кайбер китапханәләрдәге телефоннар айдан артык эшләми.Үзәк киттапханә мөдире В.Гайнуллина “акча табылган саен телефоннар тоташтырыла”,диде, ә менә 4 бистәдәге 12-нче татар китапханәсе өчен акча табылмаган, әлегә телефон тоташтырылмаган. Европага 19 гасырда кергән телефоннан татар китапханәсе 21 гасырда мәхрүм калган”, диде ул.

Чаллы педагогия институты аспиранты Фидаил Мәҗитовның укуы китапханәләр белән бәйле.

“Кризис дигән сәбәпләр аркасында фән һәм мәдәнияткә көялек китерү зур һәлакәткә илтергә мөмкин”, дип исәпли ул.

Халыкның да уты, телефоны өзелә

Телефонны, электр энергиясен өзүләр китапханәләр белән генә бәйле түгел. “Татэнерго” күрсәтмәсе белән Чаллыда ай саен 400-гә якын фатирда электр энергиясе бирүне туктаталар.

Акча түләнгән очракта гына аны кабат бирәләр. Кризис чорында, бүгенге көндә ничә фатирда телефон элемтәсен туктатулары хакында мәглүмат алу мөмкин булмады.

Башта “Таттелеком” ширкәте “Азатлык” хәбәрчесенә мондый мәгълүмат алу өчен рәсми хат язарга кушты. Хат язылып тапшырылгач, берничә көннән соң, күпме телефонның челтәрдән өзелүе хакында мәгълүматны бирә алмыйбыз, диделәр. Бу вакытта Чаллының 38-нчебистәсендәге 9-нчы йортның 10-нчы катындагы 4 фатирның икесендә телефон өзелгән иде. Акча түли алмаган өчен.
XS
SM
MD
LG