Accessibility links

Мемориал Чечнядә эшчәнлеген туктата


Русиянең Мемориал исемле кеше хокукларын яклау төркеме үзенең күренекле активисты Наталья Эстемированың үтерелеүеннән соң Чечнядә эшчәнлеген туктатып торуын белдерде.

Франц пресс хәбәр агентлыгы Мемориал вәкиле Александр Черкасовның “Эстемированы үтерү Чечнядәге эшчәнлекнең тормыш өчен куркынычлы булуын күрсәтте, хезмәттәшләребез үз эшләрен дәвам итәргә әзер булса да, без аларның гомерен куркыныч астына куя алмыйбыз” дигән сүзләрен китерә.

Җомга көнне Чечня президенты Рамзан Кадыровның аны Эстемирова үлеме өчен гаепләгән Мемориал оешмасына яла ягуда гаепләп мәхкамәгә тапшырачагы хәбәр ителде.

Эстемированы чәршәмбе көнне 2 кеше өеннән көч белән алып чыгып киткән һәм берничә сәгаттән күрше Ингушетиядә юл буенда аның мәете табылган.
XS
SM
MD
LG