Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс: Әфганстанда киләсе җәйгә тәрәккыять кирәк


АКШ саклану министры Роберт Гейтс халык Әфган сугышында җиңү мөмкин түгел дип уйлый башламасын өчен анда АКШ җитәкчелегендәге көчләр киләсе җәйгә тәрәккыять күрсәтергә тиеш диде.

Гейтс The Los Angeles Times газетына Әфганстанда Талибанны җиңү өчен озак вакыт кирәк булачак, АКШ бер ел эчендә генә җиңүгә ирешә алмаячак дип белдерде.

Шулай да АКШ көчләре бер ел эчендә вәзгыятьне үзгәртә башларга тиеш, шулай булмаса халыкның яклавын югалтачакбыз диде Гейтс.
XS
SM
MD
LG