Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Дҗакартадагы шартлатучыны ачыклаган


Индонезия полициясе шимбә башкала Дҗакартадагы 2 кунакханәдә булган шартлатуларның берсен башкарган интихарчының кем булуын ачыклаганлыгын белдерде.

Әмма аның исеме игълан ителми.

Полиция вәкиле Нанан Сөкарна хәбәрчеләргә икенче шартлатучының да мәете кемлеген ачыклау өчен тикшерелүе турында әйтте.

Ул шулай ук шартлатучыларның әл-Каидәгә бәйле Җәмәгати Исламия исемле җирле террор оешмасы әгъзалары булуын белдерде.

Дҗакартадагы 2 шартлауда кимендә 8 кеше, шул исәптән 2 шатрлатучы һәлак булды.
XS
SM
MD
LG