Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандаһарда боралак казасында 16 кеше үлде


Әфганстанның көньягындагы Кандаһар шәһәрендә НАТО хәрби базасында хәрби булмаган боралак төшеп җимерелде.

НАТО вәкиле әйтүенчә, 16 кеше һәлак булган.

Русиянең Федераль һава транспорты идарәсе Русиядә ясалган Ми-8 боралагының җирдән күтәрелеп киткәндә төшеп җимерелүе турында белдерә.

Казада үлгәннәрнең кайсы ил ваташдашлары булуы хәбәр ителми.

Аларның барычы да сивиль кешеләр булган дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG