Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Ингушетиядә милиция җитәкчесе өенә һөҗүм булды


Ингушетия милициясе әйтүенчә, кораллы кешеләр милициянең махсус бүлеге башлыгы Тимур Екажевның өенә һөҗүм итеп аның сеңлесен үтергән, үзен һәм гаилә әгъзаларын яралаган.

Милиция әйтүенчә, якшәмбегә каршы төндә Назран янында Екажевның өенә граната аткычлар һәм автомат кораллар белән 4 кеше һөҗүм иткән.

Граналар шартлаудан Екажев һәм тагын 4 гаилә әгъзасы җиңелчә һәм уртача яраланган.

XS
SM
MD
LG