Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау малайлары мәчеттә укый да, ял да итә


Ижау Җәмигъ мәчете каршында мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче малайлар-кызлар өчен җәй айларында ял итү мөмкинлеге дистә елдан артык тудырыла.

Жәй – балаларның шау-гөр килеп ял итү айлары. Кемдер каникулларын әби-бабалары янында авылларда уздыра, кемдер диңгездә коенып, комда кызынуны хуп күрә, кемдер шәһәр читендә оештырылган лагерьларда күңел ача. Шушындый ял итү һәм уку сменалары Ижау Җәмигъ мәчете каршында быел да оештырылды.

Үткән елларда 6-7 яшьлек малайлар һәм 15 яшькә кадәр үсмерләр бергә тупланса, хәзер 10-15 яшьлекләр җыелган. Көннең беренче яртысы укулар һәм уеннар белән чиратлашып оештырыла.

“Балалар ел дәвамында укыган догаларны кабатлый. Шулай ук әхлак кагыйдәләренә дә игътибар ителә”, дип ассызыклады Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Яшүсмерләргә сабак вакытында үзләрен иркен тоту, бер-берсенә тәнкыйтьне җиткерү, хәтта көлешеп алу да рөхсәт ителә. Димәк, малайларның иреге чикләнми. Шуңа да малайларга ошый. Бу хакта ике туган абыйлы-энеле Рөстәм белән Айдар сөйләделәр. Уен көлке, үз чираты белән, әмма догаларны мәкам белән уку – бу кагыйдәне балалар үтәргә тиеш. Бу очракта укытучылары Ильяс Сабирҗановның карашы җитди.

Балаларның күбесе мәчеткә ислам дине нигезләрен үзләштерергә инде беренче ел гына йөрми. Даими йөрүчеләр дуслашып беткән. “Шуңа да җәй айларында алар белән очрашу да мөһим. Балык тотарга, тәбигатькә чыгасыбыз да килә”, диде ял итүче Наил.

Камил шәһәр читендәге лагерьда бер тапкыр булган. Әмма ошатмаган. “Анда линейкалар, беркая да чыгып китеп булмый, гел бергә йөрергә кушалар”, диде Камил, һәм мәчеттә дуслары белән аралашуга өстенлек бирүен әйтте.

“Балаларны ялыктырмас өчен уку минутларын озын-озын уен тәнәфесләре белән чиратлашып алып барабыз. Малайлар бит алар шук, әмма уртак тел табарга тырышам”, диде укытучылары Ильяс Сабирҗанов.

Теннис, волейбол, баскетбол уеннарын малайлар аеруча ярата. Мәчет ишегалдында спорт җиһазлары бар. Осталыкларын да арттыра алар биредә. Бу уеннар шулай ук төгәллеккә дә өйрәтә.

“Бу һәм башка спорт җиһазларын булдыруны да, балаларга тәмле ризыклар әзерләүне дә, барлык чыгымнарны да мәчет үз хисабыннан финанслый. Ярдәм итүчеләребез дә бар. Фәрит Әнәс улы, мисал өчен, малайларга һәр көн саен сөт китерә”, диде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG