Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

Хаменеи протест чаралары өчен көнбатышны гаепли


Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи тагын бер мәртәбә чит илләрне узган айдагы бәхәсле президент сайлаудан соңгы протест чараларын оештыруга өлеш кертүдә гаепләде.

Иранның югары рәсмиләре алдында чыгыш ясап Хаменеи көнбатыш илләренең Иран эчке эшләренә тыкшыну гаепләвен кире кагуы хөрмәтсезлек билгесе диде.

Оппозиция 12 июньдәге сайлауда президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның җиңүе хәрәмләшү нәтиҗәсе дип киңкүләм протест чаралары үткәрде.

Әхмәдиниҗат вице-президент итеп Әсфәндияр Рәхим Машаины сайлады. Машаи ул вазифасыннан китү турында матбугатта чыккан хәбәрләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG